Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Йолдыз” – чемпион

Эксплуатация локомотив депосының "Йолдыз" командасы, быел да футбол турнирында район башлыгы Кубогын отып, Тимерьюлчылар көненә бүләк ясады. Әлеге турнирны уздыру шәһәрдә матур традициягә әйләнде. Ул быел "Локомотив" стадионына ундүртенче тапкыр спорт сөючеләрне җыйды. Шунысы сөенечле, бәйгедә катнашучы командалар саны ел саен арта. Мәсәлән, узган ел 10 команда көч сынашкан булса,...

Эксплуатация локомотив депосының "Йолдыз" командасы, быел да футбол турнирында район башлыгы Кубогын отып, Тимерьюлчылар көненә бүләк ясады.
Әлеге турнирны уздыру шәһәрдә матур традициягә әйләнде. Ул быел "Локомотив" стадионына ундүртенче тапкыр спорт сөючеләрне җыйды. Шунысы сөенечле, бәйгедә катнашучы командалар саны ел саен арта. Мәсәлән, узган ел 10 команда көч сынашкан булса, быел аларның саны 12гә җитте. Бер айга якын футбол кыры уенчыларның һәм җанатарларның тавышларыннан тынып тормады.
Бу сишәмбедә финал уеннары узды. Иң башта III урын өчен 4нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын берләштергән "Юниор" һәм 2нче мәктәпне тәмамлаган "Торпедо" командалары уйнадылар. Исәп 3:1 булып, Илфат Әхмәтгәрәев җитәкләгән "Юниор" командасы җиңү яулады һәм турнир таблицасының III урынына күтәрелде.
Аннан бәйгенең хәлиткеч уеннары башланды. Футбол кырына чыккан "Йолдыз" командасы уенчылары - узган елгы чемпионнар. "Ветераннар" да - әлеге турнирда берничә тапкыр җиңү яулаган команда. Димәк, көчләр тигез. I тайм төгәлләнергә санаулы гына минутлар гына калып бара. Ике команда да капкага туп кертергә берничә тайпылыш ясаса да, нәтиҗә булмады. Әмма ике минут кала "Йолдыз" уенчысы Руслан Ямалиев көндәшләре капкасына туп кертте. II таймда үзгәрешләр булмады. Хөкемдар Андрей Бушмелев уен тәмамланганын белдереп сыбызгысын сызгартуга "Йолдыз" футболчылары "күккә сикерделәр". Менә алар икенче ел рәттән район башлыгы Кубогын яулаган тимерьюлчы спортчылар: команда капитаны Андрей Моргунов, Андрей Крылов, Артем Рыков, Александр Петухов, Александр Шәрипов, Сергей Ванягин, Илназ Гәрәев, Кирилл Гущин, Ринат Хәмәтов, Руслан Ямалиев. Алар - барысы да диярлек 2нче мәктәпне тәмамлаганнар, машинист һәм машинист ярдәмчеләре булып эшлиләр. Егетләр - эштә дә, спортта да бергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев