Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Каты куллы егет-кызлар сынашты

Укучылар арасында Арчада узган IX республика Спартакиадасында безнең районның да иң каты куллы укучылары катнашты. 17 спортчының 13е югары күрсәткечләргә ирештеләр. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ләйсән Гобәева, Алмаз Садыйков, Ринат Насыйров, Раил Кәрәмиев - I, Ләйсәнә Сабитова - II, Лилия Гыймазетдинова - III, Денис Әнвәров IV урын алдылар. Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина,...

Укучылар арасында Арчада узган IX республика Спартакиадасында безнең районның да иң каты куллы укучылары катнашты.
17 спортчының 13е югары күрсәткечләргә ирештеләр. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ләйсән Гобәева, Алмаз Садыйков, Ринат Насыйров, Раил Кәрәмиев - I, Ләйсәнә Сабитова - II, Лилия Гыймазетдинова - III, Денис Әнвәров IV урын алдылар. Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина, - I, Рафис Мифтахов - II, Көчектән Рияз Баһаутдинов, Илнур Исхаков - II, Рөстәм Галиуллин - III, Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева IV урынга ия булып тренерлары Сирень Галиуллин һәм Руслан Закировны сөендерделәр.
"Спартакидага төрле районнардан 20 команда килгән иде. Һәр командада 29 спортчы булырга тиеш. Әмма без тулы составта булмаганлыктан, егет-кызларыбыз пьедесталга күтәрелсәләр дә, команда буенча призлы урынга чыга алмадык", - диде Сирень Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев