73 яшь спортчы район күләмендә узучы кул көрәше ярышында сынала
Бүген Әгерҗедә "Бердәм Россия" партиясе призына кул көрәше ярышы уза. Анда Әгерҗе спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, Кичкетаң мәктәбе, Әгерҗедәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп-интернат укучылары, Кече Пурга спортчылары катнаша.
Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында узучы ярышта яшь спортчыларны район башкарма комитетының социаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Вәлиуллина, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Надежда Олхаева сәламләделәр, нык, көчле булып үсүләрен теләделәр.
Әгерҗе спорт мәктәбендә кул көрәше белән шөгыльләнүче Данил Муллин кул көрәше спорты яшәү рәвеше, ди. Кичкетаң мәктәбеннән ун медаль иясе Диләрә Саматова да әлеге спорт төре белән бик теләп шөгыльләнүен әйтте. Ярышларда җиңү яулау ул алга барырга тагын да этәргеч ясый, диде.
Тренер Руслан Закиров спортчыларга уңышлар теләде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев