Казанда яңа “Тәбәрле”  спорт төрен тәкъдим иттеләр
Спорт дөньясында

Казанда яңа “Тәбәрле” спорт төрен тәкъдим иттеләр

Татарстан тарихында көрәшнең бу төре әле беренче тапкыр кертелә

Кичә «Ак Барс» көрәш Сараенда «Тәбәрле» дип аталган яңа спорт юнәлеше тәкъдим ителде. Көрәшнең бу төре Татарстан тарихында әле беренче тапкыр кертелә. Бу спорт төре  “Тартыш”, “Этеш” һәм “Атыш” дисциплиналарыннан тора. 

«Тәбәрле» - билбау кулланыла торган ярышларга нигезләнгән спорт төре. Ул үзендә физик әзерлек, дөрес координация, тактик фикерләү һәм техник осталыкны берләштерә. Кагыйдәләре бик гади, ә күнегүләрне ике яшьтән башларга мөмкин.  

Проект авторлары - журналист, режиссер һәм спортчы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Айдар Шәймәрданов һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Рәүф Шәймәрданов.
 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев