Көчек мәктәбе көрәшчеләре Россия чемпионатында өченче урын алды
Ял көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Көрәш келәмендә 2001-2002 һәм 1999-2000 елгы егетләр көч сынашты. Удмуртия командасы өчен бил алышкан Көчек мәктәбе укучылары - узган ел үз үлчәү категориясендә Россия чемпионы исемен яулаган Гадел САБИРҖАНОВ - 75 килога кадәр, Варкләд-Бодья егете Артем ТРИФОНОВ 70 килога кадәр...
Ял көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Көрәш келәмендә 2001-2002 һәм 1999-2000 елгы егетләр көч сынашты.
Удмуртия командасы өчен бил алышкан Көчек мәктәбе укучылары - узган ел үз үлчәү категориясендә Россия чемпионы исемен яулаган Гадел САБИРҖАНОВ - 75 килога кадәр, Варкләд-Бодья егете Артем ТРИФОНОВ 70 килога кадәр авырлыкта өченче урын алдылар. Аларны бишәр мең сум премия, Мактау грамоталары һәм Кубоклар белән бүләкләделәр. Көрәшчеләрне бәйгегә тренер альфред Сабирҗанов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев