Көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ярышларында Әгерҗе районы көрәшчеләре призлы урыннар алдылар
Спорт дөньясында

Көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ярышларында Әгерҗе районы көрәшчеләре призлы урыннар алдылар

Алар медальләр һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр

Бу көннәрдә Әгерҗенең “Олимп” спорт комплексында көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ярышлары уза.

Анда 15 командадан 100гә якын спортчы бил алыша.

Кичә ир-егетләр һәм гүзәл затлар көрәшнең ирекле төрендә бил алыштылар.

Анда Әгерҗе районы өчен бил алышкан егетләр призлы урыннар алдылар.

Илсаф Сәйфуллин – икенче, Булат Вафин һәм Иван Чупашов өченче урыннарда. Иван – Түбән Кама транспорт инфраструктурасы филиалы студенты.

Көрәш бәйгесе бүген дә дәвам итә.

Бүген спортчылар классик стильдә көрәшәчәкләр.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев