Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көрәшче бабасы юлыннан

Узган атнада Актанышта республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш бәйгесе булды. Татарстан районнарыннан һәм Казаннан 1997-99 елгы көрәшчеләр катнашкан әлеге зур ярышта безнең районнан 10 яшүсмер бил алышты. Пьедесталга күтәрелү бәхете бары берсенә генә елмайды. 70 килодан югары үлчәү категориясендә Көчек авылыннан Альфред Сабирҗанов шәкерте Илфат МИНҺАҖЕВ, Мөслим, Түбән...

Узган атнада Актанышта республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш бәйгесе булды.
Татарстан районнарыннан һәм Казаннан 1997-99 елгы көрәшчеләр катнашкан әлеге зур ярышта безнең районнан 10 яшүсмер бил алышты. Пьедесталга күтәрелү бәхете бары берсенә генә елмайды. 70 килодан югары үлчәү категориясендә Көчек авылыннан Альфред Сабирҗанов шәкерте Илфат МИНҺАҖЕВ, Мөслим, Түбән Кама, Чирмешән көрәшчеләрен җиңеп, III урынга чыкты. "Бабам Илсур да заманында танылган көрәшче булган. Бу җиңүем минем өчен җан атучы ветеран көрәшче бабама, әти-әниемә зур бүләк булды. 5 мең сум премиягә үземә бүләк алачакмын", - диде Илфат.
Районда милли татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Салихов ел башында ук республикада призлы урын алган көрәшчеләрне шәхсән үз исемемнән бүләкләячәкмен, сынатмагыз дип егетләргә җиңүгә дәрт өстәгән иде. Һәм ул сүзендә торды. Актаныштан кайткач Илгиз Хәйдәрович яшь көрәшчене зур җиңүе белән тәбрикләде. "Районыбыз синең кебек көрәшчеләр белән көчле. Хәзер сиңа түбәнгә төшәргә ярамый, бары яңа үрләр генә яуларга кирәк. Без синең белән горурланабыз", - дип акчалата бүләк тапшырды.
"Хәзер районда да көрәшне үстерүгә зур көч куела, матур көрәш алымнары күрсәтүче егетләребез дә шактый. Безгә хәзер республикада үзебезне күрсәтергә вакыт җитте. Әлегә без 26нчы урында барабыз. Беренче егермелеккә керүне төп максат итеп куябыз", - диде тренер Альфред Сабирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев