Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көрәшчеләр районда бәйгеләрнең ешрак уздырылуын тели

Районыбызда җиде ел инде бик матур традиция яшәп килә. Тугызбуй төбәгенә караган Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк авыллары җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров һәм район Советы депутаты, "ЭнергоСервис-Әгерҗе" ширкәте директоры Илфат Ямалиев елга ике тапкыр яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе уздыралар. Шимбә көн Исәнбайда узган бәйгенең иганәчеләр исемлеген "Бердәм...

Районыбызда җиде ел инде бик матур традиция яшәп килә. Тугызбуй төбәгенә караган Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк авыллары җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров һәм район Советы депутаты, "ЭнергоСервис-Әгерҗе" ширкәте директоры Илфат Ямалиев елга ике тапкыр яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе уздыралар. Шимбә көн Исәнбайда узган бәйгенең иганәчеләр исемлеген "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе дә тулыландырды.

АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫНА РӘХМӘТ

Исәнбай, Кадыбаш, Касай, Иске Эсләк, Үтәгән, Көчек, Әгерҗедән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге булган җитмешкә якын яшь көрәшче бил алышты бу көнне. Яшүсмерләрнең келәмгә чыгарга сусаганнары сизелеп тора.

  • Көрәшчеләр бәйгеләрне түземсезләнеп көтеп алалар. Соңгы елларда районда көрәшкә игътибар кимү нык сизелә. Район башлыгы Кубогына, "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте призларына узучы, Фаяз Шабаев, Вилнур Галиев үткәрә торган бәйгеләрне сагынып сөйләргә генә калды. Үзләре иганәчелек ярдәме күрсәтеп, Кубоклар ясатып, медальләр сатып алып балалар өчен бәйрәм ясаганнары өчен Тугызбуй төбәге башлыкларына рәхмәт! Бәйгегә ел саен килергә тырышабыз. Быел менә Әгерҗедән генә 22 көрәшче келәмгә чыгачак, - ди тренер Рамил Шәрәфетдинов.
  • Әлеге ярышны уздыруны традициягә керткәнбез икән, без аны дәвам итәргә сүз бирәбез. Үз казаныңда күпме генә кайнасаң да, югары нәтиҗәгә ирешә алмыйсың инде. Ә менә мондый бәйгеләр спортчыларга үсәргә, аларны дуслаштырырга мөмкинлек бирә, - ди "Бердәм Россия" партиясенең Исәнбай бүлекчәсе сәркатибе Фәнил Сираев.

ӘТИ-ӘНИЛӘР ДӘ КӨЧ БИРӘ

Келәмгә иң беренче булып чыккан Әгерҗедән Аяз Йосыпов 3 сыйныфта гына укыса да ярышта өченче елын катнаша инде. Заманында туган ягы Актанышта үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән әтисе Айнур улы өчен үзе дә җан атарга килә.

  • Атнаның бер генә көнендә ял итә Аяз. Көрәшкә, кул сугышына, бассейнга йөри. Бер генә тренировканы да калдырмый, - диде ул улының спорттагы уңышлары белән уртаклашып.

Чынлап та, моңа кадәр җиңүләре белән сөендергән Аяз бу юлы да сынатмады. Ул, 25 килога кадәр үлчәү авырлыгында яшьтәшләрен җиңеп, беренче урын алды.

Әти-әниләрнең көч биреп торуы балаларда җиңүгә омтылыш уятуы бәхәссез. "Исәнбай" бүлекчәсендә сыер савучы булып эшләүче Роза Нәҗметдинованың да улы Дениска көч бирүе аңа икенче урын алырга ярдәм иткәндер.

  • Кырык эшне кырык якка ташлап бәйге карарга килдем, - диде Роза ханым.

Денис икенче урын алгач та шатлыгын яшермәде ул.

  • Келәмгә чыккан яшүсмерләр барысы да ныклы әзерлекле. Шуңа күрә призлы урынга эләгү өчен дә күпме тир түгәргә туры килә аларга. Улымның "копилка"сына тагын бер медаль өстәлүенә ничек сөенмисең инде?! - диде ул.

Тренер Рәшит Садыйков Кадыбаш мәктәбенә барып көрәш түгәрәген оештырып җибәргәннән соң әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнә башлаган, узган ел бәйгенең абсолют батыры булып калган Айдар Закиров та 11 сыйныфта укуына, бик җаваплы ел булуына карамастан бәйгегә килгән.

- Башкалар келәмгә чыкканда ничек тыныч күңел белән өйдә ятасың?! Район күләмендә уздырылучы бердәнбер көрәш бәйгесе бит бу. Бик сагынып көтеп алам аны, - диде Айдар.

Әнә шулай, бәйге кызганнан-кыза барды. Көндәшләрен санаулы секундлар эчендә "чиста"га салган көрәшчеләрне көчле алкышларга күмделәр. Исәнбай мәктәбе укучыларының җыр-биюләре дә аларга дәрт һәм көч өстәде.

ӘГЕРҖЕ КОМАНДАСЫ - БЕРЕНЧЕ

Бәйге җиңүчеләре 13 үлчәү категориясендә ачыкланды. 46 килога кадәр үлчәү авырлыгында Әгерҗедән Хәйретдин Шәмсетдинов, 70 килога кадәр үлчәүдә Үтәгәннән Денис Әминев абсолют батыр калдылар.

Биш - беренче, дүрт - икенче, җиде өченче урын алган Рамил Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Әгерҗе көрәшчеләре командалар арасында беренче урын яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарда - Исәнбай һәм Кадыбаш көрәшчеләре (тренерлары - Рәшит Садыйков).

Иганәчеләр көрәшчеләрне Грамота, медальләр, акчалата премия белән бүләкләделәр. Абсолют батырларга һәм җиңүче командага Кубок тапшырылды.

  • Бу бәйгедән кайткач тагын да дәртләнебрәк шөгыльләнә башлаячакбыз. Районыбызда татар халкының йөзек кашы булган көрәш бәйгеләренең ешрак уздырылуын, районыбыз көрәшчеләренең республика ярышларында да үзләрен күрсәтүләрен телим, - диде Кадыбаштан Тимур Арсланов.

Бу - бәйгедә катнашкан көрәшчеләрнең уртак теләге.

Белешмә:

Алар - беренче урында

Әгерҗедән Аяз Йосыпов, Рамазан Шәрипов, Хәйретдин Шәмсетдинов, Амретдин Шәмсетдинов, Субхон Шәрипов, Исәнбайдан Булат Хуҗин, Руслан Идрисов, Данир Йосыпов, Рәсүл Габидуллин, Рушан Хәбиров, Кадыбаштан Риналь Капронов, Денис Әминев, Айдар Закиров.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев