Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кубок кемгә эләгер

Шәһәребездәге "Локомотив" стадионына барсагыз биредә спорт белән шөгыльләнүче шәһәрдәшләребезне күреп исегез китәр. Узган ел бирегә тренажерлар куюның файдасы зур булды: алардан көне буе кеше өзелеп тормый. Бала-чага да, яшьләр дә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп тренажерларда шөгыльләнәләр. Волейбол мәйданчыгы да уенчыларның шат авазына күмелгән. Йөгерү юлларына да тузан кундырмыйлар спорт сөючеләр. Бу...

Шәһәребездәге "Локомотив" стадионына барсагыз биредә спорт белән шөгыльләнүче шәһәрдәшләребезне күреп исегез китәр.
Узган ел бирегә тренажерлар куюның файдасы зур булды: алардан көне буе кеше өзелеп тормый. Бала-чага да, яшьләр дә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп тренажерларда шөгыльләнәләр. Волейбол мәйданчыгы да уенчыларның шат авазына күмелгән. Йөгерү юлларына да тузан кундырмыйлар спорт сөючеләр.
Бу көннәрдә стадионда тагын бер зур спорт ярышы бара. Район башлыгы Кубогына уздырылучы традицион футбол ярышлары кызганнан-кыза гына. Әлеге ярышта катнашырга 12 команда теләк белдергән иде. Бу сишәмбедә аларның барысы да уен кырына чыктылар. Мәктәп укучыларыннан торган "ДООЦ" һәм "Сатурн" командаларына көч бирергә, әнә, никадәр дуслары килгән. Әмма өлкән сыйныфлар 2000 елгыларга караганда көчлерәк булып чыктылар. 7:6 исәбе белән "Сатурн" көндәшләрен җиңүгә иреште.
Ике тимер юл предприятиесе арасында барган бәйге дә мавыктыргыч булды. "ВЧД-14" футболчылары "ПЧ-23" уенчыларын 2:0 исәбе белән тар-мар итте.
Мәктәп укучыларын берләштергән "Удача" командасы да өлкән дусларына бирешергә теләмәде. Газ-эксплуатация хезмәте егетләреннән торган "Факел" командасы капкасына алар 9 туп керттеләр һәм көндәшләреннән 5 очкога өстенрәк булдылар.
Җанатарлар "Юниор" һәм "Ветераннар" командалары арасында барган ярышны да кызыксынып карадылар. "Ветераннар" - тәҗрибәле, сыналган команда. Аның уенчылары елның-елында бу бәйгедә бик теләп катнашалар һәм җиңү өчен җан аталар. Ветеран спортчылар Илнур Галимҗанов, Ринат Арсланов, Павел Капитонов, Юрий Маркачев, Алексей Колчин һәм башкалар бу көнне дә җан-фәрманга тырыштылар. Исәп тигез, 2:2 булды. 2нче мәктәпне тәмамлаучылардан тупланган "Торпедо" командасы "Йолдыз" җыелма командасын 2:1 исәбе белән җиңде.
Бу атнада ярымфинал уеннары да узды. "Торпедо" - "Ветераннар", "Йолдыз" - "Юниор" командалары үзара көч сынаштылар.
Быел бәйгене оештыручылар җиңелгән командалар арасында да Кубок уйнатачаклар. Ә финал ярышлары һәм җиңүче команда турында тулырак алдагы саннарда язып чыгарбыз. Ә 3 август - Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көнендә җиңүче командага тантаналы төстә Кубок тапшырачаклар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев