Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кызлар гер күтәрде, егетләр скакалкада сикерде

Бу көн онытылмаслык булды

Горький тимер юлының Ижау бүлекчәсенә караучы Әгерҗе, Ижау, Янаул станциясеннән – барлыгы ун команда спорт уеннарында сыналыр өчен «Орешник» ял паркына җыелды. Тимерьюлчылар дистәдән артык спорт төрендә сыналдылар. «Тизрәк, биегрәк, җитезрәк» девизы астында узган әлеге спартакиадада һәр команда җиңү өчен җан атты.

ХЕЗМӘТ БЕЛӘН СПОРТНЫ ЧИРАТЛАШТЫРАБЫЗ
– Безнең тармакта нинди генә спорт чаралары уздырылмый! Футбол, хоккей, спартакиада, туристик слет… Аларның һәрберсендә тимерьючылар зур теләк белән катнашалар. “Буыннар спорты“ның да матур тарихы бар. Елның-елында әлеге чарада берничә буын очраша. Өлкәннәр яшьләрдән калышу гына түгел, аларны күп вакыт узып та китә әле. Хезмәткәрләребезнең балалары белән ярышларда сынауы да – матур күренеш, – диде Ижау бүлекчәсе профсоюзлар комитеты рәисе Лилия Әхмәтзакирова. 

ЙӨГЕРЕП КЕНӘ КАЛМАДЫЛАР
Бик кызыклы ярышлар әзерләнгән иде спорт сөючеләргә. Мәсәлән, йөгерү дип аталганы гына да үз эченә пресс, отжимание ясауны, турникта күтәрелүне алды. Бу көнне тимерьюлчыларга ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкинлек булды. 
“Йөгерү“дә иң беренче булып стартка кузгалган Ижауның РЦС-5 командасы хезмәткәрләре арасында иң җитезе һәм төгәле булып Михаил Галкин танылды. Михаилга – 50 яшь. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән. Хәзер велосипедта йөрү белән мавыга. 
–    Иң авыры, йөгереп килгәннән соң турникта күтәрелү булды. Тын кысылса да, сер бирмәскә тырыштым. Һәр биремне җиренә җиткереп үтәдем, – диде ул. 
Локомотив депосыннан машинист Ленар Тимургазинның 11 яшьлек кызы Лиана да командага өстәмә очколар китерде бу ярышта. Лиана катнашучылар арасында иң кечкенәсе иде. Чаңгы спорты, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче кыз өлкән абый-апаларыннан калышмады. 
–    Спартакиадага гаиләбез белән килдек. Тимер юлда оештырылучы бер генә спорт ярышыннан да калмыйбыз. “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе“ бәйгесендә ел саен җиңүчеләр рәтендә без, – диде Таңсылу Тимургазина. 
Бу төр ярышта иң яхшы күрсәткечләргә ия булган тимерьюлчыларны аерым бүләкләделәр. 

БАЛАЧАК ИСКӘ ТӨШТЕ
Ярышларның бер төре доджбол уены иде. Ул без кечкенә чакта уйнаган “вышибалы“ уенына охшаш. 
–    Бик кызык уен булды. Малай чактагы кебек дәртләнеп уйнадым, – диде ПЧ-23 предприятиесенең профсоюз комитеты җитәкчесе Игорь Александров. 
Бер-бер артлы көндәшләрен җиңеп барган ПЧ-23 командасы доджболда беренчелекне яулады. 

ИҢ КЫЗЫК ЯРЫШЛАР
Бишәр кешенең берьюлы 30 тапкыр аркан аша сикергәнен күргәнегез бар идеме? Бу көнне җанатарлар әлеге төр ярышның да шаһитләре булдылар. Бер ялгышсыз, бер дулкында булган РЦС-5 командасына бу бәйгедә тиңнәр булмады. Аларга биремне үтәү өчен нибары 28 секунд вакыт таләп ителде. 
Янаул станциясеннән Елена Солтанова – хатын-кызлар арасында гер күтәрү буенча беренче. 8 килолы герне 60(!) тапкыр “чөеп“ командага өстәмә баллар китерде әлеге ханым. 
–    Барлык спорт төрләрен дә яратам. Заманында оста чаңгычы да, йөгерешче дә идем. Автоматтан ату буенча да уңышларым бар. Хәтта татарча көрәш белән дә мавыктым, – диде ул. 
Әгерҗе юллар дистанциясеннән Ирина Маленина да, герне 50 тапкыр күтәреп, уңыш яулады.  
Ә бу вакытта егетләр скакалкада сикерү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Биремне күз ачып йомган арада үтәүчеләр дә күп булды. 
Командалар бер метр озынлыктагы бүрәнәне  ыргату, озынлыкка сикерү, дартс кебек ярышларда да беренчелек өчен тырыштылар. 
–    Спартакиада – команда ярышы. Монда бердәмлек аеруча мөһим, – диде локомотив депосыннан Оксана Шулепова. 
Пәһлеван егетләр өчен аркан тарту бәйгесе дә оештырылды. Көчләр тигез булганлыктан, командаларга, ай-һай, тир түгәргә туры килде. Нәтиҗәдә, локомотив депосы, ЭЧ-8, ТЧП-19 командалары – беренче өчлектә.  
Гомуми очколар саны буенча өченче урынны Әгерҗедән ПЧ-23, икенчене Ижаудан ЭЧ-8, беренчене Ижаудан ТЧП-19 командасы яулады.
–    Безнең спартакиадада тәүге тапкыр катнашуыбыз. Уңыш безгә елмайганга бик сөендек. Хәзер Ижау бүлекчәсен Түбән Новгородта узачак ярышта яклаячакбыз. Анда да сынатмаска сүз бирәбез, – диделәр ТЧП-19 командасы  тимерьюлчылары. 
Алар шулай ук “Орешник“ ял паркының матурлыгына соклануларын, бирегә гаиләләре белән киләчәкләрен дә әйттеләр. 
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
М.Ягъфәрова фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев