Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Мәктәп укучыларын физкультура дәресләренә медицина тикшерүеннән соң гына кертәчәкләр

Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады

2024 елның 1 мартыннан Россия мәктәпләрендә укучыларны медицина тикшерүе узганнан соң бирелгән белешмә булганда гына физкультура дәресләренә кертәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган, дип яза "Татар информ".

Текстта әйтелгәнчә, мәктәп җитәкчелеге балаларга кирәкле беренче медицина ярдәмен тәэмин итәргә тиеш була. Хәзер аны тиешле медицина әзерлеге булган укытучылар һәм башка кешеләр күрсәтә алачак.

Закон проектына аңлатмада язылганча, укучыларны дәрескә кертүнең яңа кагыйдәләре физкультура дәресләре вакытында укучыларның сәламәтлеге начарлану очракларының кискен артуы белән бәйле, алар кичекмәстән медицина ярдәме таләп иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев