Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

“Мари-лыжня” ярышлары кунаклар җыйды

Быел "Мари-лыжня" чаңгы ярышлары спорт сөючеләрне Кам.Ключ авылына җыйды. Ул чаңгы ярышлары гына булып калмыйча, чын күңел ачу бәйрәменә әверелде. Кечкенә генә авылга Австрия, Болгариядән, Пермь краеннан, Марий Элдан, Удмуртиядән, Әгерҗедән, тирә-як авыллардан спорт сөючеләр җыелган иде. Балалар өчен төрле спорт ярышлары гөрләде. Кемдер үзен чаңгы ярышларында сынады, кемдер Май...

Быел "Мари-лыжня" чаңгы ярышлары спорт сөючеләрне Кам.Ключ авылына җыйды. Ул чаңгы ярышлары гына булып калмыйча, чын күңел ачу бәйрәменә әверелде.

Кечкенә генә авылга Австрия, Болгариядән, Пермь краеннан, Марий Элдан, Удмуртиядән, Әгерҗедән, тирә-як авыллардан спорт сөючеләр җыелган иде. Балалар өчен төрле спорт ярышлары гөрләде. Кемдер үзен чаңгы ярышларында сынады, кемдер Май чабу бәйрәмендә күңел ачты. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга вакыт калмады. Бәйрәмдә катнашучылар көнне алкогольле эчемлекләрсез, тәмәкесез уздыру идеясенә дә теләп кушылдылар.

Чаңгы бәйрәмендә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады - бәйрәм истәлеге итеп һәркемгә магнитик тапшырылды, призлы урыннар алучылар бүләкләр, граматолар, кубоклар, медальләр алды. Киләсе елда унынычы чаңгы бәйрәме Бима авыл җирлегендә узачак.

Фотоларны моннан карагыз: http://www.agryz-rt.ru/ru/photorubrika/item/15774-mari-lyizhnya-9-v-dkamennyiy-klyuch.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев