Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Марилар кар-бураннар уйнаттылар

Январьның чатнама суыкларында кайберәүләр өйләреннән урамга чыгарга курыксаларлар, Күләгәш һәм Бима мәктәбе укучылары Яшел Үзәнгә тикле үк барып, чаңгы ярышларында катнашып, команда буенча икенче урын алып кайттылар. Марилар бит ул диярсез... Утта янмас, суда батмас, бернинди авырлыктан да курыкмас чыныккан халык бит ул. Ярышка барган бу егет-кызлар да кар-бураннарны туздырып...

Январьның чатнама суыкларында кайберәүләр өйләреннән урамга чыгарга курыксаларлар, Күләгәш һәм Бима мәктәбе укучылары Яшел Үзәнгә тикле үк барып, чаңгы ярышларында катнашып, команда буенча икенче урын алып кайттылар.

Марилар бит ул диярсез... Утта янмас, суда батмас, бернинди авырлыктан да курыкмас чыныккан халык бит ул. Ярышка барган бу егет-кызлар да кар-бураннарны туздырып чаңгыда җилдерделәр, әнә. 26 команда арасында икенче урын яулавы җиңел булмагандыр, әлбәттә!

- Финиш сызыгына килгәндә алҗысалар да, йөзләрендәге елмаюны күрсәгез иде... Ничәнче урын алсалар да, төшенкелеккә бирелмәделәр балалар, - ди тренерлары Евгений Яркеев.

Күләгәш укучылары Кристина Николаева 75 яшьтәше арасыннан - унбишенче, Эдуард Капаров 115 чаңгычы арасыннан уналтынчы булып финишка килгән икән, бу бер дә начар күрсәткеч түгел, ди тренер. Беренче ярышлардан соң Кукмара командасы 17 очкога алда барганын, Аксубай бары бер очкога артта калганын исәпләсәк, безнекеләргә икенче көнне әле шактый көч түгәргә туры килгән.

Әмма Кристина белән Эдуард та, Диана Субаева, Алексей Субаев, Максим Бочкарев, Полина Самуткина, Роман Альматовта команда рухы сизелеп тора шул. Тренерлары Владимир Семенов, Эдуард Михайлов, Евгений Яркеев, Геннадий Орехов аларны "берәү - барыбыз өчен, барыбыз - беребез өчен" девизы белән тәрбияләгәннәр.

- Геннадий трассада бик нык булышты чаңгычыларга. Ярыш вакытында теләсә нинди хәл килеп чыгарга - таяк-чаңгы сынарга, спортчының хәле бетәргә мөмкин. Без ярыш вакытында аларны күздән ычкындырырга тиеш түгел. Бер җылы сүзебез дә аларга көч бирә, - ди Евгений Владимирович.

Әнә шулай, ярышларда бары Сарман командасына гына бирелеп икенче урын яуладылар районыбыз чаңгычылары. Бу - районыбыз өчен зур җиңү.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев