“Милләтләр кроссы“нда унбиш хезмәт коллективы катнашты
Бүген Әгерҗедә узган “Милләтләр кроссы“ 15ләп хезмәт коллективындагы спорт сөючеләрне “Орешник“ ял паркына җыйды.
Иң беренче булып спорт чарасына 3нче балалар бакчасыннан Айсилә, Рамилә, Эльмира, Алсу килделәр. Кызларның кәефләре күтәренке, “бик теләп катнашабыз“, диделәр. Алар әлеге чарада ел саен үзләрен сыныйлар икән.
Төрле коллективлардан килгән ир-егетләр һәм гүзәл затлар ике, өч, биш чакрымга йөгерделәр. Алар белән бергә өлкән буын да йөгерү юлларына басты. Иң нәни катнашучы – бер яшьлек Эвелина Җәләетдинова әнисе Татьяна белән аларга көч бирде.
- Декрет ялында булгач спорт белән шөгыльләнергә вакыт җитми. Әмма без спортны бик яратабыз. Ирем Айрат футбол белән шөгыльләнде, үзем волейбол уйнарга яратам, каенатам Тельман – оста шахматчы, – ди Татьяна. – Ә кызыбызның биатлончы булуын телибез. Чөнки без – биатлон җанатарлары.
Тренерлар старт бирүгә, спорт сөючеләр җилдән җитез кузгалып киттеләр. Ике чакрымны 7 минут 32 секундта үтеп, 59 яшьлек Людмила Тукмачева финиш сызыгына иң беренче булып килде. Көнгә 20шәр чакрым йөгерүче Людмила ханымга ике чакрым ара бик аз, әлбәттә. “Олимп“ спорт комплексыннан Раушания Добровольская да сынатмады. Ул, ике чакрымны 10.46 минутта узып, икенче булды. Өч чакрым арада 9нчы бакчадан Надежда Шлюгина, ветеринария берләшмәсеннән Зөлфәт Шәвәлиев – беренче.
Республика күләмендәге марафоннарда катнашучы 2нче мәктәп укытучысы Илдар Идиятов, 3 чакрымны 10.17 минутта узып, янә 2 чакрымга йөгерде. Барлыгы 5 чакрым ара узды ул. Күрсәткече – 21.11 минут. “Милләтләр кроссы“нда биш чакрымга “Таттелеком“ җәмгыятендә эшләүче Илнар Хуҗин да йөгерде. Ул әлеге араны 22 минутта узды.
Яшьләрдән урта буын да калышмады. Мәсәлән, ветеринария берләшмәсеннән Лилия Таҗиева – 48, “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Галина Гыйниятова 54 яшендә булуларына карамастан беренче унлыкка керделәр. Пенсионерлар Тәбәрледән Зариф Закиров, Әгерҗедән Владимир Прокошев та яшьләргә үрнәк күрсәттеләр.
Барлык спорт сөючеләр финишка килеп хис-кичерешләре белән уртаклашкач, җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов аларга Мактау грамоталары, Боз сараенда шөгыльләнү өчен сертификатлар тапшырдылар, ГТО нормаларын тапшырулары белән котладылар.
“Милләтләр кроссы“ иртәгә районда дәвам итәчәк. Бу чарага барлык авыл җирлекләре Советлары һәм мәктәп укучылары да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев