Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Мин ничек картлык белән көрәшәм?

Мин гомерем буе 2нче шәһәр мәктәбендә физик тәрбия фәнен укыттым, спорт белән дус булдым. Хәзер миңа 74 яшь. Бу яшьтә күпләрне авырулар сагалап кына тора. Учлап дару ашыйлар, хастаханә юлыннан кайтмыйлар, ә минем 30 елдан артык хастаханәдә дә, аптекада да булганым юк. Яшьтәшләремнең күбесе картлык ул үлемгә якынлашу, авыруларга бирешү...

Мин гомерем буе 2нче шәһәр мәктәбендә физик тәрбия фәнен укыттым, спорт белән дус булдым. Хәзер миңа 74 яшь. Бу яшьтә күпләрне авырулар сагалап кына тора. Учлап дару ашыйлар, хастаханә юлыннан кайтмыйлар, ә минем 30 елдан артык хастаханәдә дә, аптекада да булганым юк.
Яшьтәшләремнең күбесе картлык ул үлемгә якынлашу, авыруларга бирешү дип уйлыйлар, азрак хәрәкәтләнергә тырышалар. Ә минемчә, картлык белән көрәшергә була әле. Моның өчен һәр көнне физик күнегүләр эшләргә кирәк. 100, 300, 2000 тапкыр...
Барлык күнегүләрнең дә патшасы - ул йөгерү. Мин һәр иртәне коеп яңгыр түксә дә, буран булса да йөгерергә чыгам. Стадион буенча акрын гына 10-11 әйләнеш ясаганнан соң үземдә көне буена җитәрлек рухи күтәренкелек, көч тоям, кәефем күтәрелә, тын алулары җиңеләя. Һәм "Ура! Мин - җиңүче!" дип кычкырасым килә.
Хатын-кызга ничә яшьтә генә булса да гәүдә матурлыгы бик мөһим. Ә стадиондагы тренажерлар, физик күнегүләр ярдәмендә моңа ирешергә була. Тренажерлар умыртка баганасын, буыннарны ныгытырга да бик зур ярдәм ятә. Минем, мәсәлән, сул тез башым сызлый иде. Тренажерда һәрдаим күнегүләр ясау нәтиҗәсендә авырту юкка чыкты.
Тренажерда мин күбесенчә кич белән шөгыльләнәм. Ул аз вакытны алмый. Мәсәлән, "көймә"дә 15-20 минут (400 тапкыр) сарыф ителә, калганнарында да 200-300 тапкыр күнегүләр ясарга кирәк дип саныйм. Аннан соң стадиондагы йөгерү юлларына чыгам. Алар, әйтерсең лә, менә хәзер йөгерсәң дә була дип чакырып торалар сыман. Һәм мин 5-6 әйләнеш ясыйм. Бу йөгерү организмның барлык күзәнәкләренә тәэсир итә, бигрәк тә йөрәк-кан тамырларына. Кан тамырлары чистара, йөрәк мускуллары ныгый, майлар юкка чыга... Үзеңдә җиңеллек, рәхәтлек тоясың, тынычланып каласың, үз-үзеңә ышаныч та арта. Кызганыч, шундый матур стадионыбызда йөгерүчеләр бик аз була. Килегез әле стадионга, яшьтәшләрем! Берничә көн йөгергәннән соң үзегез дә дә аңларсыз аның нинди файдалы шөгыль икәнен.
Төп максатым - картлык белән көрәшү. Мин аңа организмыма үтеп керү юлларын чикләргә телим. Дөрес, 90, 100 яшькә җитүне максат итеп куймыйм. Ул мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе - Ходай биргән гомеремдә хастаханә, аптека юлларын таптамау өчен көрәшәм.
Мария СТЕСИКОВА,
педагогика ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев