Муниципаль хезмәткәрләр дә ярыша
Муниципаль хезмәткәрләр арасында республика күләмендә узучы спартакиадага старт бирелде. Спорт сөюче җитәкчеләр узган атнада Зәйдә чаңгы ярышында сыналдылар. Хатын-кызлар арасында бер чакрымга узышуда Бима авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Яркеева финишка сигезенче булып килде. Альбинаның хезмәттәше Вера Петряева - ундүртенче урында. Ир-егетләр арасында Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий...
Муниципаль хезмәткәрләр арасында республика күләмендә узучы спартакиадага старт бирелде.
Спорт сөюче җитәкчеләр узган атнада Зәйдә чаңгы ярышында сыналдылар. Хатын-кызлар арасында бер чакрымга узышуда Бима авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Яркеева финишка сигезенче булып килде. Альбинаның хезмәттәше Вера Петряева - ундүртенче урында. Ир-егетләр арасында Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев - унөченче, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов унсигезенче урында.
Гомуми нәтиҗәләр буенча әлеге ярышта безнең район командасы алтынчы урын алды. Муниципаль хезмәткәрләрне киләчәктә волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, йөзү, шахмат бәйгеләре көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев