Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Олимпия чемпионының ике кул чугын да кискәннәр

Табиблар Роман Костомаровны коронавирус белән авырган, диләр

Роман Костомаровның хәле шәптән түгел... Бер атна элек табиблар аның ике аяк табанын кискәннәр иде, инде чемпионны ике кул чугыннан да мәхрүм иткәннәр, дип яза "Шәһри Казан".

Табиблар  Роман Костомаровны коронавирус белән авырган, диләр. Ул исә үз чиратында, аның бөтен организмына инфекция таралуга (сепсис) китергән. Шуның аркасында спортчының аяк табаннарында: башта – сул, аннан – уң табанындагы тукыма күзәнәкләре үлә башлаган. Табиблар кискен карарга килә: Олимпия чемпионының ике аяк табанын ампутацияләргә... Бер ук вакытта табиблар аның кулларын саклап калу өчен ничек кенә  көрәшмәсеннәр, чемпионга ябырылган чир көчлерәк булып чыга. Аның карала башлаган кул чукларын да кисәләр. Көчле некроз Романны ике кулсыз да итә.

-Костомаровка икенче тапкыр операция ясадылар – дип сөйләгән “KP.RU” хәбәрчесенә медицина вәкиле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев