“Орешник“ ял паркында “Татарстан чаңгы юллары-2023“ ярышлары узды
Спорт дөньясында

“Орешник“ ял паркында “Татарстан чаңгы юллары-2023“ ярышлары узды

Алга, бары алга!

Әлеге спорт чарасының төп максаты – Әгерҗе районында чаңгы спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау. 
Стартка тезелгән спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарыучы Ленар Нургаянов сәламләде. 

–    Бүген әлеге ярышлар Татарстанның һәр төбәгендә уза. Әгерҗелеләр дә алар сафын тулыландыра. Сезгә уңышлар һәм җиңүләр телим. Алга, бары алга! – диде ул. 

Иң беренче булып старттан җитәкчеләр кузгалдылар. Ә бу көнне чаңгы юлларына барлыгы 300 спорт сөюче чыкты. Алар – укучылар, спорт ветераннары, оешма-учреждение хезмәткәрләре һәм чаңгы спортын сөючеләр.

–    Ярышларда укучыларның күпләп катнашуына бигрәк тә сөенәм, – диде ветеран спортчылар арасында иң активы булган Людмила Тукмачева. 

Финишта һәркемне “Афәрин! Булдырдың!“ дигән сүзләр белән каршы алдылар. 

–    Старт алдыннан курку хисе булса да, сер бирмәдек. Чөнки көндәшеңне уздырмаска теләү хисе көчлерәк иде. Мондый ярышлар спортка мәхәббәт кенә түгел, үз-үзеңә ышаныч та тәрбияли,  – диделәр 1нче гимназия укучылары Дмитрий һәм Екатерина. 

Ярышларда призлы урын алучылар “фирменный“ башлыклар, медаль һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев