“Пеләмеш чаңгы юллары“на олысы-кечесе кушылды
Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов укучылар һәм укытучылар алдына “кышкы каникул ял гына түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә булсын“ дигән бурыч куйган иде.
Шул уңайдан әлеге мәктәп укучылары өчен көн саен саф һавада мавыктыргыч чаралар уза. Кайсылары сыйныфлары белән тау шуарга баралар, кайбер сыйныфлар чаңгыда узышалар. Мәктәпнең 44 укучысы өчен Әгерҗедәге Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына да сәяхәтләр оештырылган. Алар Боз сараенда тимераякта шуганнар, “Олимп“та бассейнда йөзгәннәр.
Ә иң мавыктыргычы ел саен уздырыла торган “Пеләмеш чаңгы юллары“ спорт бәйрәме булгандыр. Бу көнне чаңгыга олысы-кечесе баскан.
Әлеге чараның максаты укучыларны чаңгы спорты буенча район, республика, төбәкара ярышларда призлы урыннар яулаган, хәзер дә тормышларын әлеге спорт төреннән башка күз алдына да китермәүче авылдашлары Роман Альматов, Полина Самуткина, Денис Ишморатов, Роман Михайлов белән очраштыру, алардан мастер-класс алу булган.
- Укучыларыбыз мәктәбебезнең йөзек кашы булган әлеге спортчы егет-кызлар белән очрашуга бик сөенделәр. Алар белән бергәләп чаңгы юлыннан узу да зур горурлык булды, диделәр, – ди директор, үзе дә чаңгы спортын яратучы, яшь буында аңа мәхәббәт тәрбияләүче Эдуард Михайлов.
Трасса катлаулы булса да, беркем дә сынатмаган, һәркем финишка кадәр барып җиткән. Гомумән, бу көнне 30дан артык укучы чаңгыга баскан. Алар белән бергә ветеран спортчы гаиләләр Альматовлар, Шуматовлар да узышканнар. Ә кич белән өлкәннәр саф һавада чаңгыда йөрергә чыкканнар.
- Әлеге чара район күләмендә узачак традицион “Мари чаңгы юллары“на әзерлек тә булды. Гомумән, безнең як халкы гомер-гомергә чаңгы спорты белән дус булган. Һәм без үсеп килүче буында да әлеге спортка мәхәббәт тәрбияләвебезгә бик сөенәбез, – ди Эдуард Иванович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев