Спорт дөньясында

Сарапул Сабан туенда Әгерҗе көрәшчеләренә тиңнәр булмады

Узган шимбәдә ут күршеләребез Сарапулда милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Елның-елында Әгерҗе көрәшчеләре, Удмуртиянең төрле шәһәрләрендә узган милли бәйрәмдә дә бил алышып, призлы урыннарга ия булалар. Быел Сарапулда яшүсмерләр арасында бил алышкан Көчек егете - Россия чемпионы Гадел Сабирҗанов, абсолют батыр калып, 30 мең сумлык велосипед белән бүләкләнде. Иске...

Узган шимбәдә ут күршеләребез Сарапулда милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде.

Елның-елында Әгерҗе көрәшчеләре, Удмуртиянең төрле шәһәрләрендә узган милли бәйрәмдә дә бил алышып, призлы урыннарга ия булалар. Быел Сарапулда яшүсмерләр арасында бил алышкан Көчек егете - Россия чемпионы Гадел Сабирҗанов, абсолют батыр калып, 30 мең сумлык велосипед белән бүләкләнде.

Иске Эсләктән Рәсүл Садыйков һәм Кадыбаштан Айдар Закиров та пьедесталның икенче-өченче баскычларына күтәрелделәр. Бәйрәмне оештыручылар Рәсүлгә - велосипед, Айдарга телевизорр тапшырдылар. Яшүсмерләр арасында дүртенче урынны да районыбыз көрәшчесе - удмурт егете Павел Матвеев алды.


Нет комментариев