Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Спартакиада буенча лидерлык - Исәнбай авыл җирлегендә

Гүзәл затларыбыз бәйрәме алдыннан Тирсә спорткомплексында спартакиада программасына кертелгән берничә спорт төрен уздыру матур традициягә әйләнде. Әйтергә кирәк, быел да спорт яратучы ир-егетләребез белән спорткомплекс шыгрым тулы иде. Авыл җирлекләренең активлыклары таң калдырды. Кул көрәше, волейбол, аркан тарту буенча иң көчлеләр һәм осталар ачыкланды. КУЛ КӨРӘШЕ 70 килога кадәр: I...

Гүзәл затларыбыз бәйрәме алдыннан Тирсә спорткомплексында спартакиада программасына кертелгән берничә спорт төрен уздыру матур традициягә әйләнде.

Әйтергә кирәк, быел да спорт яратучы ир-егетләребез белән спорткомплекс шыгрым тулы иде. Авыл җирлекләренең активлыклары таң калдырды. Кул көрәше, волейбол, аркан тарту буенча иң көчлеләр һәм осталар ачыкланды.

КУЛ КӨРӘШЕ

70 килога кадәр:

I - Иске Эсләктән Айдар Шакиров,

II - Тирсәдән Әлмир Әхмәтшин,

III - Исәнбайдан Әлмир Рамазанов.

90 килога кадәр:

I - Тирсәдән Рафис Мифтахов,

II - Иж-Бубыйдан Раил Кәрәмиев,

III - Кырындыдан Эдуард Буторин.

90 килодан югары:

I - Тирсәдән Айрат Сәетов,

II - Исәнбайдан Илшат Каеров,

III - Кырындыдан Илшат Садыйков.

Бу спорт төре буенча Тирсә авыл җирлеге - беренче, Исәнбай - икенче, Иж-Бубый өченче урында.

ВОЛЕЙБОЛда 10 команда осталыгын күрсәтте.

I - Сарсак-Омга,

II - Иж-Бубый,

III - Тирсә,

IV - Кадыбаш авыл җирлеге.

АРКАН ТАРТЫШУ:

I - Кырынды (Илназ Закиров, Альберт Нәфыйков, Фарис Әхмәтханов),

II - Исәнбай (Тәлгать Нәгыймов, Илфат Ямалиев, Илшат Каеров),

III - Тирсә (Сирень Галиуллин, Ренат Шабаев, Айрат Сәетов).

Спартакиадада әлегә лидер - Исәнбай авыл җирлеге. Икенчедә - Тирсә, өченчедә Иж-Бубый. Алардан азга гына Сарсак-Омга һәм Кырынды авыл җирлекләре калыша.

Илшат ГАЙНЕТДИНОВ,

спорт бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев