Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спортчы егеткә чаңгы бүләк иттеләр

Бима мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, танылган чаңгычы Богдан ПАВЛОВ 7 февральдә Татарстан җыелма командасы составында Көньяк Сахалинга чаңгы ярышларына китә.

Анда ул спринт, ун чакрымга узышу, эстафета ярышларында катнашачак. Шуңа әзерлек барышында соңгы вакытларда ул, Зәй, Төмән, Сыктывкар, Ижауда тренировкаларда булып, осталыгын тагын да арттырган. Хәзер ул туган авылында тренер Евгений Яркеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Масштаблы ярышка барырга санаулы гына көннәр калганда Богданга  Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов һәм шушы төбәктән чыккан һәм хәзерге вакытта Екатеринбургта яшәүче Евгений Ибраев зур бүләк ясаганнар. Эдуард Иванович бөтен мәктәп коллективы алдында спортчы егеткә кыйммәтле чаңгылар тапшырган.

  • Мин әлеге бүләккә бик шатландым. Һәм ышандырып әйтәм, ярышта тренерларым, минем өчен җан атучыларның йөзенә кызыллык китермәячәкмен, – ди Богдан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев