Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионнары исеменә лаек булдылар

Көрәшнең ике төре буенча ярышларда 31 илдән 400дән артык спортчы бил алышты

22 июнь көнне Саба районы Миңгәр авылында Татарстан Республикасында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатлары тәмамланды. Көрәшнең ике төре буенча ярышларда 31 илдән 400дән артык спортчы бил алышты. 

Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль, шулай ук егетләр арасында 9 комплект медаль һәм команда зачеты бүләкләре уйнатылды. 

Татарстан көрәшчеләре барлык авырлык категорияләрендә диярлек чемпион исеменә лаек булдылар!

Абсолют дөнья чемпионы титулына Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылды.

Бу – Раилнең 2025 елда 4 нче машинасы. Ул быел Зәй Сабан туе, Якутиядә узган Федераль Сабантуй һәм Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында баш батыр булып калды.

Фото: Россия көрәш федерациясе мәгълүмат хезмәте

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев