Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Татарстанда югалган тренерны эзлиләр

Ярдәм итү сорала

Казанда 29 яшьлек фитнес-үзәк тренеры югалган Дмитрий Минеевны эзләүдә ярдәм итү сорала.

Казанда инде менә бер атна буе 29 яшьлек ир-атны эзлиләр. Ул фитнес-үзәктә тренер булып эшләгән. “Лиза Алерт” эзләү отрядыннан хәбәр ителгәнчә, Дмитрий Минеев 9 декабрьдә хәбәрсез-эзсез югалган.

Аның билгеләре: буе 180 см, нык гәүдәле, кара чәчле, яшькелт күзле. Соргылт куртка, кара төстәге спорт костюмы, кара ботинка һәм кара башлык кигән булган. Коңгырт төстәге сумкасы да булган.

Югалган тренер турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан 8(800) 700-54-52 телефоны (бушлай) аша хәбәр итү сорала.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев