Тат.Чилчәдә яшәүчеләр чаңгы сезонын ачты
“Чаңгы сезоны башланды, Аллага шөкер!” Әнә шулай дип шатлана Тат.Чилчәдә яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина.
Иж буена таба үзе салган сукмактан көн саен чаңгыда йөрергә чыга ул. Иптәшкә эте Буянны ияртә. Кайбер көннәрне җәмәгате Илзинат белән парлап чыгалар. Күршеләре Гөлүзә Сәмигуллина да чаңгы сезонын башлап җибәргән инде.
– Урмандагы матурлык, тынлык, саф һава! Шундый рәхәт! Биш-алты чакрым йөреп, урман юлларынан дәрт-дәрман алып кайтам, – ди сәламәт яшәү рәвеше алып баручы ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев