Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Түбән Каманың “Нефтехимик“ хоккей клубы Әгерҗедә мастер-класс күрсәтте

Районыбызның спорт яңалыклары

Хоккейчылардан – мастер-класс
Түбән Каманың “Нефтехимик“ хоккей клубының танылган уенчылары Данила Попов, Денис Вихарев, Алексей Пузанов Боз сараенда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрделәр. 
Район башлыгы Азат Вәлиев икенче ел рәттән Әгерҗегә килеп яшь хоккейчыларны уен серләренә өйрәтүче “Нефтехимик“ спортчыларына олы рәхмәтен белдерде һәм “Спутник“ командасына ярышларда җиңүләр теләде. 
Тантанада хоккей буенча тренер Әсгать Гарифуллин РФ Хоккей федерациясенең истәлек медале һәм Дипломы белән бүләкләнде.  

Каты куллылар – Россия чемпионатында
Санкт-Петербургта кул көрәше буенча Россия чемпионаты ярышлары узды. 
Районыбыз данын спорт мәктәбендә шөгыльләнүче шәкертләре Рузилә Шаһиева һәм Даниил Клабуков белән тренер Руслан Закиров яклады. 
Сул кулы белән беренче, уңы белән икенче урын алган Руслан Закиров Европа һәм Дөнья чемпионатларында катнашу өчен Россия җыелма командасына кертелде. 

Безнекеләр – беренче
Удмуртиянең Алнаш районында узган кул сугышы ярышларында 9 командадан 180 спортчы җиңү өчен җан атты. 
“Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында тренер Рөстәм Майоров кулы астында шөгыльләнүче спортчылар 28 медаль яуладылар. Команда буенча да безнекеләр – беренче. 

Яшь каратэчылар – пьедесталда
Сарапулда Россия Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре оешуга багышланган каратэ ярышлары үтте. 
Башкортостан, Удмуртия, Татарстан спортчылары белән бергә Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында шөгыльләнүчеләр дә сыналдылар. Зиннур Абдуллин – беренче, Анастасия Иванова – икенче, Айнур Абдуллин, Анастасия Малышева, Исмаил Шәмсиев (тренерлары – Петр Пронькин) өченче урын алдылар. 

Тренер хөрмәтенә – ярыш
Алабугада спорт мәктәбе тренеры, көрәшче Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә узган XIV турнирда республиканың җиде районыннан 120 көрәшче бил алышты. 
Әгерҗе спорт мәктәбеннән Адель Сөләйманов – икенче, Эльфир Шәрәфетдинов, Сергей Найданов, Булат Минханов, Фереддин Каташ (тренерлары – Рамил Шәрәфетдинов) өченче урын алдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев