Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Тирсәдә ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт мәйданчыгы ачылды

Бу мәйданчык буш тормас

Тирсә мәктәбе укучыларына һәм бу авылдагы хезмәт коллективлары вәкилләренә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру тагын да уңайлырак хәзер. Чөнки узган атнада мәктәп территориясендә нәкъ шуңа тәгаенләнгән спорт мәйданчыгы ачылды.  

Ул – районда ГТО нормаларына әзерләнергә һәм тапшырырга кирәкле тренажерларны һәм спорт җиһазларын бер урында туплаган беренче спорт мәйданчыгы. Биредә 26 төрле спорт снаряды урын алган. 

–    Яңа спорт мәйданчыгы яңа мөмкинлекләргә юл ача. Һәм аннан укучылар гына түгел, аланың әти-әниләре дә бик теләп файдаланырлар дип ышанабыз һәм шуңа чакырабыз да, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Гөлназ Джаметова.  

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Россия Президенты Указы нигезендә 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Безнең районда да ГТО комплексын тапшыруда балалар бакчаларына йөрүчеләрдән алып өлкән буын вәкилләренә кадәр катнаша. Тирсә мәктәбендә белем алучы 200дән артык укучы да – шулар исәбендә. 

Тулы материал газетабызның җомга санында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев