ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев районга чираттагы зур бүләк ясады
“Красноборская дубрава“га 20 пар чаңгы бүләк иттеләр
Район башлыгы Азат Вәлиев, ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев “Красноборская дубрава“ социаль ярдәм үзәгенә 20 пар чаңгы бүләк иттеләр.
Азат Рөстәм улы бу атнада әлеге чаңгыларны тантаналы төстә үзәккә тапшырды. Игелекле гамәлләре өчен биредә ял итүчеләр җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чаңгычылар – марафонда
Чаллыда XXI Кама чаңгы марафоны узды. Анда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 400дән артык чаңгычы 5-50 чакрым арага узышты.
Спорт чарасында район башлыгы Азат Вәлиев та катнашты. Марафонда сыналучыларны ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, ике тапкыр Олимпия чемпионы Тамара Тихонова, 4-20 февральдә Пекинда узган кышкы Олимпиадада Россия командасы составында катнашкан Удмуртиянең танылган чаңгычысы Лилия Васильева сәламләделәр.
Бу көнне Әгерҗе районыннан 32 чаңгычы стартка басты. Үз яшь категорияләрендә 25 чакрымлы дистанциядә Виктор Иванов, Людмила Тукмачева – беренче, Роман Семенов – өченче, Данил Прокопьев бишенче урын алдылар. Биш чакрымлы арада Сергей Федоров, Ярослав Вороничихин, Аделя Семенова, Эвелина Власова, Элина Латыйпова беренче унлыкка керделәр.
Призерларга акчалата сертификатлар тапшырдылар.
Укучылар ярышты
“Орешник“ ял паркында уздырылган “Мәктәп чаңгы юлы“ ярышында шәһәр мәктәпләреннән 130дан артык спорт сөюче катнашты.
Җиңүче һәм призерларга медальләр, Грамоталар, һәр чаңгычыга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев