Акчалар балаларны сәламәтләндерүгә юнәлтеләчәк
21 майда Әлмәттә "Әлмәт" иҗтимагый үзәгенең концертлар залында "Татнефть" ГАҖ грантларын тапшыру тантанасы булды.
"Олимп" үзәгенең инструктор-методисты Раушания Добровольская "Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак" номинациясендә 260 мең сум күләмендә грантка лаек булды.
Грант Әгерҗе муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүгә юнәлтеләчәк.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев