Тугыз районның иң көчле волейболчылары Әгерҗегә җыелды
Мәктәп укучылары арасында волейбол турнирының зона этабы узды
Бу ялларда “Олимп” спорт комплексында һәм Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗе филиалында мәктәпләрнең волейбол командалары арасында зона ярышлары узды..
Анда Әгерҗе, Менделеев, Мамадыш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Зәй, Алабуга, Чаллыдан кызлар командалары катнашты. Безнең район данын 2нче мәктәп кызлары яклый. Егетләр арасында – Иж-Бубый командасы җиңү өчен җан атачак.
Волейболчыларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев сәламләде. Ватанны саклаучылар елында әлеге ярышларның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Уенчыларга махсус хәрби операция зонасында катнашкан якташыбыз Салават Арсланов та уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев