Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Училище беренчелегенә – көрәш

Яңа уку елы башлану белән көрәш ярышларына да старт бирелде. Аның беренчесе 27нче училище беренчелегенә уздырылды. Көчек, Исәнбай, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Тәбәрле, Тирсә, 27нче училищедан 50дән артык яшүсмер 9 үлчәү авырлыгында бил алышты, ә җиңүчеләр саллы гына бүләкләргә лаек булдылар. Көрәшкә игътибар җитми Бәйгедә катнашучылар арасында таныш йөзләр күп иде....

Яңа уку елы башлану белән көрәш ярышларына да старт бирелде. Аның беренчесе 27нче училище беренчелегенә уздырылды. Көчек, Исәнбай, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Тәбәрле, Тирсә, 27нче училищедан 50дән артык яшүсмер 9 үлчәү авырлыгында бил алышты, ә җиңүчеләр саллы гына бүләкләргә лаек булдылар.
Көрәшкә игътибар җитми

Бәйгедә катнашучылар арасында таныш йөзләр күп иде. Көчектән Рияз Баһаутдинов, Илсаф Хуҗин, Тәбәрледән Рафит Сибгатов, Данияр Гәрәев, Әгерҗедән Диловар Наимов, Хуршет Кенджаев, Тирсәдән Азат Хәкимов, Исәнбайдан Алмаз Сундуков, Рамил Саликов, Илназ Ягъфәров һәм башкалар - кечкенәдән көрәш белән "җенләнеп" үскән, бәйгеләрдә призлы урын яулаучы районыбыз горурлыгы булган малайлар. "Исәнбай мәктәбендә 39 малай укый, шуларның 30ы көрәш секциясенә йөри. Менә бу бәйгедә дә 11е бил алышачак. Мин аларның һәрберсе медаль алыр дип өметләнәм", - диде тренер Рәшит Садыйков. Яшүсмерләр үзләре дә "Сынатмаска!" дигән девиз белән килгәннәр. Көрәш "җене" кагылмаган булса, Түбән Камада укучы Исәнбай егетләре Рузил Гобәйдуллин белән Ранис Хәбиров ерак аралардан бу бәйгегә ашкынып кайтырлар идемени?! "Укытучыларга көрәшкә дип түгел, хәрби комиссариатка чакырдылар дип киттек. Ярсу атлар ничек Сабантуйны көтеп ала, без дә көрәш бәйгеләрен шулай көтәбез. Ял көннәрендә авылга кайткач та көрәш залына чабабыз", - диде Рузил.
Ә менә тренерларны бу егетләрнең 9 сыйныфтан соң мәктәптән китүе бик борчый. Иң зур авылларның берсе булган Тирсә мәктәбендә 9 сыйныфтан соң бер генә егетнең дә укымавы гаҗәпкә калдырды. "Бердәм дәүләт имтиханы дип куркытып бетерделәр балаларны. Кечкенәдән көрәшкә тартабыз да, инде матур гына күрсәткечләргә ирешә башлагач, егетләрнең мәктәптән чыгып китүләренә, спортка нокта куюларына җан әрни", - ди Сирень Галиуллин.
"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының директор урынбасары Нургали Шаләхмәтов: "Районыгызда республика күләмендә келәмгә чыгарлык егетләрегез шактый. Җитәкчелек футбол, хоккейны үстерүгә күпме акча түгә, ә милли көрәшкә күз йомалар. Тренерларның "чабаланып" йөрүе белән генә республика күләмендә әллә ни уңышларга ирешеп булмый шул. Район җитәкчелеге көрәшкә дә йөз белән борылсын иде. Яшьтән спорт белән шөгыльләнгән егетләрне югалтмаска кирәк. Зур авылларда көрәшкә җитди игътибар бирү кирәк. Безнең Теләче районы зурлыгы буенча - Әгерҗенең яртысы гына. Ә анда 12 тренер көрәш секциясе алып бара. Билбау көрәше буенча 3 егет, 1 кызыбыз Татарстанның җыелма командасына кертелде. Теләчедә зурлар арасында көрәш буенча I урын алучыга - 30, балаларга 10 мең сум акчалата бүләк тапшырыла. Ә сездә?". Ә бездә әлеге сумманы Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә дә күрмиләр баш батырлар...
Аннан авыл Советы җирлекләре башлыкларының да көрәшкә игътибарлары бик сүлпән. Әнә, Исәнбай җирлеге башлыгы Фәнил Сираев көрәшчеләргә "командировочный" да биргән, машинасы белән алып та килгән һәм бәйгедә аларга көч тә биреп торды.
Үз эшләренә фанатларча бирелгән тренерлар Сирень, Альфред, Рәүфәт, Рәшит, Илнур, Рамил янына быелгы уку елында тагын берәү - 27нче училищега Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган Кодаш егете Алмаз Сәләхиев өстәлде. Яшь тренер тырышлыгы белән училищеда яңа йолдызлар балкыр дип ышанабыз.
Бәйге мизгелләре
Көрәш бәйгесе чын спорт бәйрәменә әйләнде. Училищеның спорт залы ремонттан соң "көлеп" каршы алды көрәшчеләрне. Бәйгене карарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та аларга матур җиңүләр теләде һәм абсолют батырга зур суммада акчалата бүләк тапшырырга вәгъдә бирде. Ул республикада танылган көрәшче Айрат Гыйлаевның да районыбызга берәр көрәш бәйгесенә киләчәген хәбәр итте.
Училище директоры Равил Бадахшин киләчәктә дә училище беренчелегенә көрәш ярышларын һәр елның сентябрендә уздырачакларын әйтеп сөендерде. Ул Валерий Владимирович һәм көрәшне үстерүгә янып-көеп йөрүче тренер Альфред Сабирҗановка истәлек бүләкләре тапшырды.
Көрәш әләмен күтәрү хокукы Көчек мәктәбен тәмамлап училищеда белем алучы, күп бәйгеләрдә җиңүче булган Илсур Фәттаховка бирелде. Язгөлем Гыймазетдинова матур җыр бүләк иткәннән соң, келәмгә бер-бер артлы көрәшчеләр чыктылар. Иң беренче 40 килолы үлчәү авырлыгында Тәбәрледән Нәркиз Садыйков һәм Көчектән Ислам Гарифуллин көчләрен сынадылар. Илсур Габидуллин авылдашы Ислам өчен көч биреп тора. "Ул җиңәргә тиеш. Без бәйгегә ныклап әзерләнеп килдек. Тренировкаларның берсен дә калдырмыйбыз. Иң беренче тәнне җылынабыз, зарядка ясыйбыз, аннан 2 сәгать көрәшәбез", - ди. Ә менә Кырынды егете, хәзер училище студенты Сәрвәр Ходайбирганов бу бәйгедә иптәшләренә көч кенә биреп торды. "Келәмгә чыгарга атлыгып торам. Әмма яшем зуррак. Бүген дусларым өчен генә җан атам", - диде ул.
...Бәйге кызганнан-кыза барды. Җиңгәннәр икенче әйләнешкә чыкты. Һәм, ниһаять, бер-бер артлы җиңүчеләр исемлеге дә барлыкка килде. Үз үлчәү категорияләрендә бу ярышта беренчелекне Тәбәрледән Ринас Уразманов, Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Айнур Галимуллин, Рузил Гобәйдуллин, Ранис Хәбиров, Тәбәрледән Данияр Гәрәев, училищедан Дмитрий Дудло, ДЮСШдан Хуршет Кенджаев, Көчектән Илһам Хуҗин яуладылар.
Ә абсолют батыр булып Исәнбайдан Ранис Хәбиров калды. "Исәнбайдан килгән 11 егетнең барысы да - призлы урыннарда. Үзем һәм иптәшләрем өчен бик шат. Бу җиңүдә тренерыбыз Рәшит абыйның өлеше бик зур", - диде җиңүче Ранис.
Ә бүләкләргә килгәндә алар, чынлап та, саллы иде. "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы директоры, районның Көрәш федерациясе җитәкчесе Илгиз Салихов призлы урын алучыларны 1000, 500, 300 сум күләмендә акчалата бүләкләр биреп сөендерде. Училище директоры Равил Бадахшин да җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, көрәш символикасы төшерелгән үзләре ясаган бик матур кружкалар, грамоталар, медальләр бирде. Бу көнне Илгиз Салихович кулыннан тренерлар да премияләр алдылар. Ә аболют батырга район җитәкчесе Валерий Макаров 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. Рәхмәт сезгә, җитәкчеләр, көрәшчеләрне, тренерларны сөендергәнегез өчен!
×××
Бу көннәрдә Алабугада "Татарстан яшьләре" газетасы призларына милли көрәш турниры уза. Анда безнең район данын якларга 8 егет китте. Әгәр анда призлы урын яуласалар, агрофирма җитәкчесе Илгиз Салихов та аларны премия биреп сөендерәчәген әйтте. Сынатмагыз, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев