Виктор Иванов ике көмеш медаль иясе булды
Спорт дөньясында

Виктор Иванов ике көмеш медаль иясе булды

Котлыйбыз!

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалы студенты Виктор Иванов Белоруссиядә узган “Милләтләр беренчелеге“ чаңгы ярышларында ике көмеш медаль иясе булды. Ул 10 чакрымга узышта финишка икенче булып килде.

Россия командасы составында эстафетада үз этабында иң яхшы күрсәткечкә иреште. Нәтиҗәдә, команда икенче урын алды. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев