Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге чемпионатында Әгерҗенең “Спутник” командасы сынатмады

Алар турнирда чын осталык күрсәтеп, дүртенче урын яуладылар

Әлеге сезонда 2009 елгы яшүсмерләр арасында “Спутник” Әгерҗе хоккей командасы Татарстанның иң яхшы командаларының берсе булуын янәдән раслады, дип хәбәр итә «Ледовый дворец».

Егетләр уенда чын осталык күрсәтеп, турнирда дүртенче урын яуладылар. 

Уен нәтиҗәләре буенча:

Беренче урында – «Стальные совы» (Чирмешән) 

Икенче урында – «Лачын» (Актаныш)

Өченче урында – «Соколы» (Азнакай)

ДҮРТЕНЧЕ урында – «Спутник» (Әгерҗе) 

Ә «Спутник» командасыннан Георгий Куликов 2024-2025 елда Татарстан Республикасы чемпионатының иң яхшы капкачысы итеп танылды. 

Егетләрнең бу уңышлары – тренер Евгений Грошев һәм һәр уенчының  тырышлыгы нәтиҗәсе.  

Әгерҗе сезнең белән горурлана! Афәрин, егетләр! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев