Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Хоккейчы кыз Маша – “Спутник” командасы лидеры

Удмуртиядән булса да Маша Әгерҗе командасы өчен уйный һәм матур гына күрсәткечләргә ирешә

Әгерҗе спорт мәктәбенең хоккей секциясендә 2013-2014 елгы малайлар белән бер кыз да шөгыльләнә. Ул – Кече Пурга районы Орлово авылыннан Мария БАГРАШОВА. Удмуртиядән булса да Маша Әгерҗе командасы өчен уйный һәм матур гына күрсәткечләргә ирешә.

Мариянең әти-әнисе Игорь һәм Любовь – һәвәскәр спортчылар. Игорь күп еллар хоккей белән шөгыльләнә, еш кына ярышларда катнаша. Любовь – волейболчы. Үзләре кече яшьтән үк спортка тартылганга, Марияне – биш, уллары Гришаны 3,5 яшендә Әгерҗегә хоккей секциясенә йөртә башлыйлар. Быел 4 яшьлек төпчекләре Женя да тимераякка баскан.

–    Игорь Николаевич, Любовь Вячеславовна балаларының сәламәт, физик яктан нык, көчле булып үсүләрен телиләр, шуңа күрә күп вакытларын кыз-улларына багышлыйлар. Аларга ара ераклыгы да киртә түгел. Тренировкаларга төгәл йөриләр. Әти-әнинең тырышлыгын балалар да тоя. Маша да, Гриша да бик сәләтлеләр. Ярышлар вакытында команданы алга чыгару өчен җан-фәрманга тырышалар, тренировкаларда бик җитди шөгыльләнәләр. Икесе дә – “Спутник” командасы лидерлары, – ди тренер Әскать Гарифуллин.

...Мария биш яшьтә хоккейга килгән дә, ярышларда катнаша башлаган дип уйлый күрмәгез. Башта ике ел дәвамында хоккей уйнау серләренә төшенгән ул. 
–    Баланы спортка кечкенә чакта ук бирергә кирәк. Әгәр без Машаны хоккейга 7 яше тулгач кына йөртә башлаган булсак, иптәшләрен куып җитү авырга туры килер иде. Әле ул малайлар арасында бердәнбер кыз бит. Ә болай ул барысына да акрынлап, шул ук вакытта ныклап төшенеп килде, – ди Любовь. 

Дүрт ел элек ярышларда катнаша башлаган. Саклаучы, кайвакыт һөҗүмче дә булган Мария 13нче сан астында чыгыш ясый. Беренче алканы Ижауның “Ижсталь” командасы белән уйнаганда керткән. Ул алканы башка бик күп медальләре белән бергә уңышлар почмагында истәлек итеп саклыйлар. Медальләр дә, алкалар саны да сезон саен артып баралар. 11 яшендә генә булса да “Иң яхшы уенчы”, “Иң яхшы сакчы” дигән исемнәргә дә лаек булган инде Маша. 

–    Малайлар белән бергә шөгыльләнсәм дә, миңа карата өстенлекләр юк. Үземне жәлләүләрен теләмим дә. Чөнки үзалдыма “булдыра алам” дигән максат куйдым. Һәм шуңа ирешү өчен тырышам, – ди спортчы кыз. 

Мәктәпкә укырга кергәч, Машаның хоккей белән шөгыльләнүен белгәч күпләр аптырап калганнар. Әмма хәзер яшьтәшләре аның белән горурланалар. Хәтта кызыгучылар да бар икән.  

Хоккей сезонында “Спутник” командасына дистәләгән ярышта катнашырга туры килә. Һәр ялда диярлек теге яки бу шәһәргә ярышка баралар яки көндәшләрен Әгерҗедә кабул итәләр. Ә Машага бигрәк тә авырга туры килә. Чөнки үзенең төп командасыннан тыш, ул 2015-2016 елгылар белән дә чыгыш ясый.
“Көн саен тренировка. Ялларда – ярышлар. Алар укуыңа зыян китермиме?” – дип сорыйбыз.

–    Юк. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгерергә була. Әле мин кул эшләре белән дә шөгыльләнергә вакыт табам. Мәктәпкә лапта уйнарга да йөрим. Ул – туп һәм таяк ярдәмендә төркем белән уйнала торган уен, – ди Маша. 

Әнә шулай, тырыш, үҗәт, шул ук вакытта тыйнак та булган хоккейчы кызга тренерлар Әскать Гарифуллин һәм Алексей Яковлев зур өметләр баглыйлар. 

–    Хоккей белән ныклап шөгыльләнүен дәвам итсә, киләчәктә Мариянең хоккей дөньясында исеме танылачагына шик юк, – диләр алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев