Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Яңа ел каникулы спорт чараларына бай булды

Кырындыда туып-үскән, гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, күп еллар Иж-Бубыйда "Искра" колхозын җитәкләгән, соңыннан биредә авыл башлыгы булып эшләгән хөрмәтле Расим Закиров истәлегенә аның уллары һәм якыннары быел бишенче тапкыр районда "Сәламәтлек көне" уздырдылар. - Әлеге чараны үткәрүгә 5 январьны сайлавыбыз юкка түгел. Бу - әтиебезнең туган көне. Әгәр...

Кырындыда туып-үскән, гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, күп еллар Иж-Бубыйда "Искра" колхозын җитәкләгән, соңыннан биредә авыл башлыгы булып эшләгән хөрмәтле Расим Закиров истәлегенә аның уллары һәм якыннары быел бишенче тапкыр районда "Сәламәтлек көне" уздырдылар.

- Әлеге чараны үткәрүгә 5 январьны сайлавыбыз юкка түгел. Бу - әтиебезнең туган көне. Әгәр исән булса, быел аның 67 яшен билгеләп үткән булыр идек. Ни кызганыч, ул безнең арадан 62 яшендә китеп барды, - ди Рафил.

Ә "Сәламәтлек көне"ндә спорт яратучылар шашка һәм волейбол буенча ярышларда сыналдылар. Расим Гафиевич та гомер-гомергә шашка һәм волейбол уйнарга яраткан. Улларында, оныкларында, авылдашларында да әлеге спорт төрләренә мәхәббәт тәрбияләгән. Төпчек улы Инсаф күп еллар Иж-Бубый, Әгерҗе командасы составында волейбол уйный. Оныклары Камил һәм Самат шашка уйнарга яраталар икән. Марат исә сыйныфташларыннан команда туплап волейбол уйнарга килгән.

Ярышларга әгерҗелеләр генә түгел, күрше Удмуртиядән дә спорт сөючеләр килгән иде. 30дан артык кеше шашкада сыналды. Алар арасында Кече Пургадан Татарстан, Россия чемпионатларында җиңү яулаган 8-10 яшьлек балаларның булуы, аларның зурлардан да остарак итеп шашка уйнаулары зур соклану уятты. Кайберәүләрдән хәтта балалар белән зурларны бергә уйнату дөрес түгел дигән тәнкыйть сүзләрен дә ишетергә туры килде. Спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов аларга җавап итеп:

- Көчле көндәшләр алдында да үз осталыгыбызны күрсәтергә өйрәник, - диде.

Чынлап та, безнекеләр күрше район балалары алдында сынаттылар бу юлы. Барлык призлы урыннарны да Кече Пургадан килүчеләр алды. Аларга бертуган Закировлар һәм туганнары әзерләгән истәлек бүләкләре, медаль һәм Грамоталар тапшырылды.

Волейбол мәйданында да уен кызганнан-кызды. Кичкетаң, Ямурза, Тирсәнең укучылар һәм яшьләр, Сарсак-Омга, Ижау, Әгерҗе, Кырынды командалары җиңү өчен җан аттылар. Нәтиҗәдә, ел саен беренчелекне яулаучы Кырынды командасына бу юлы да тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарда - Ижау һәм Әгерҗе командалары.

Ххх

Январь ялларында бик күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып бардылар. Алар районда узган спорт чараларында зур активлык күрсәттеләр. "Олимп" спорт комплексында бадминтон ярышында 2нче мәктәп укытучысы Гөлфия Шәймәрданова һәм Удмуртиядән килгән Михаил Акулов - абсолют җиңүчеләр. Парлы уенда Алекс Дәүләтшин һәм Дмитрий Тунгусковка тиңнәр булмады.

ххх

"Олимп" спорт комплексында Кыш бабай призына йөзү буенча узган тәүге ярыш иллегә якын баланы җыйды.

Әле бер ай гына шөгыльләнсәләр дә, балалар йөзү буенча шактый тәҗрибә туплаганнар инде. Ярышта төрле яшь категорияләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Аларга Грамоталар һәм бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды.

Ххх

Актаныш районы Мари Суксы авылында узган волейбол ярышында ун районнан мари спорт сөючеләре сыналды.

Безнең район командасы әлеге ярышта икенче урын алды.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев