Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» клубы белән килешүне озайтты

Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» белән яңа килешүгә имза куйды. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, белгечнең «барслар» белән килешүе 2023/24 еллар сезонына исәпләнгән.

Искәртик, Билалетдиновның «Ак Барс» белән элеккеге килешүе 2022/23 еллар сезоны тәмамланганнан соң гамәлдән чыкты.

Узган сезонда Казан спортчылары 68 яшьлек белгеч җитәкчелегендә Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте, анда җиде матчлы сериядә 3:4 исәбе белән ЦСКА командасына оттырдылар.

Элегрәк «Ак Барс» Билалетдинов белән Суперлига чемпионы булды (2006 ел), өч Гагарин кубогы (2009, 2010 һәм 2018), Европа чемпионнары кубогы (2007), шулай ук Континенталь кубок (2008) отты.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев