Алмагачлар шау чәчәктә
Алмагачлар шау чәчәктә, Ак күлмәкле кәләш сыман. Күңелдә аҗаган уйный, Бакчаларда ап-ак томан. Яз яшелгә ак җеп белән, Чигүләр чигә бугай. Алмалы чәчәк исеннән Исергән бугай тугай. Сандугачлар да адашкан Ак томан арасында. Их, укучым, бераз туктап Дөньяны тыңласана!.. Әнә, җил дә исеп китеп Хозурлана, тын калып. Мин дә йөрим...
Алмагачлар шау чәчәктә,
Ак күлмәкле кәләш сыман.
Күңелдә аҗаган уйный,
Бакчаларда ап-ак томан.
Яз яшелгә ак җеп белән,
Чигүләр чигә бугай.
Алмалы чәчәк исеннән
Исергән бугай тугай.
Сандугачлар да адашкан
Ак томан арасында.
Их, укучым, бераз туктап
Дөньяны тыңласана!..
Әнә, җил дә исеп китеп
Хозурлана, тын калып.
Мин дә йөрим ак бакчада
Ак моңнарга уралып.
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев