Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аның белән разведкага барырга була

Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан ага Муллахмәтов уенын-чынын бергә кушып: "Илфат белән теләсә нинди авыр разведкага барырга була. Үзенә авырлык килсә дә беркайчан башкаларны ташлап калдырмас, соңгы телем икмәге белән уртаклашыр", - дигән иде. Бу сүзләре аның Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат РАМАЗАНОВ турында. "Мин аннан өлкәнрәк булсам да,...

Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан ага Муллахмәтов уенын-чынын бергә кушып: "Илфат белән теләсә нинди авыр разведкага барырга була. Үзенә авырлык килсә дә беркайчан башкаларны ташлап калдырмас, соңгы телем икмәге белән уртаклашыр", - дигән иде.
Бу сүзләре аның Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат РАМАЗАНОВ турында. "Мин аннан өлкәнрәк булсам да, Илфат Галиевичның бай эш тәҗрибәсен үзебезнең җирлектә кулланырга тырышам", - дип тә өстәде ул хезмәттәшенә олы хөрмәт белән. Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевтан кала, Илфат әфәнде - районда иң озак эшләүче абруйлы авыл хуҗасы. Ә авылдашлар ышанычын аклап, алар мәнфәгатен яклап, тормыш-көнкүреш шартларын кайгыртып 23 ел шушы тынгысыз, җаваплы хезмәттә эшләү, авылның чын хуҗасы булу, ай-һай, бер дә җиңел түгел. Авыл башлыгы - халыкның киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә, ә кайчак та сердәшчесе дә бит ул. Бигрәк тә колхозлар таркалганнан соң, нинди генә соравы, үтенече булса да кеше авыл җирлеге Советына килә. Дөрес, кайчак аларны хәл итү өчен авыл җитәкчесенең дә мөмкинлеге булмый. Аның да кулында тылсымлы таягы юк, финанс ягы да итәктән тарта. Бу очракта зирәк акыллы Илфат Рамазановның сүзләре башка түрәләргә дә гыйбрәт булсын иде: "Кеше сиңа ышанып, өмет баглап килгән икән, аның проблемасын хәл итү кайчак кулдан килмәсә дә, җылы сүзем белән булса да юатып чыгарырга тырышам. Ул җитәкче яныннан башын иеп, тагын да кәефсезләнеп чыгып китәргә тиеш түгел. Гади халык иң беренче безгә килми, кемгә барып бәрелсен инде?!" - ди.
Тормыш авыл җирлеге башлыгы алдына көн саен яңа сораулар, мәшәкатьләр куеп кына тора. Менә шуларны хәл итү артыннан чабып, югарыдагы түрәләр тупсасын таптап, кем әйтмешли, ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кереп гомер узганы сизелми дә. Ә гомер чабышкы ат кебек, бик тиз уза. Бер караганда әле яшәлмәгән дә кебек, ә инде алтмышка да җителгән. Ә икенче карасаң, 23 ел авыл белән идарә итү дәверендә халык өчен нинди зур файдалы эшләр башкарылган.
Локман ЗАКИРОВ - хезмәт ветераны: "Авылыбызны шундый кешелекле, гади, тынгысыз, халык өчен янып-көеп йөрүче Илфат җитәкләве белән бәхетле без. Мин озак еллар киномеханик булып эшләгән чаклардан ук аның ярдәмен тоеп эшләдем. Олысына да, кечесенә дә бик игътибарлы ул. Авылыбызны газлаштыру өчен ничә еллар Казан юлын таптавын, йортларыбызга газ кергәнче күпме нервысы бетүен дә мин яхшы беләм. Йортларыбызны газлаштырып, безне җәннәткә кертте бит ул. Авыл урамнарында тәртип, чисталык булдыру өчен дә ничә еллар көрәште. Нәтиҗәсе - күз алдында: Яңа елга авыл урамнарын матур итеп бизәү, җәен чәчәкләр утырту буенча зур эшләр башкарыла. Авыл башлыгының тагын бер изге гамәле күп җитәкчеләргә үрнәк дип саныйм. Илфат мәет булган йортка иң беренче килеп җитә һәм кемнең кем булуына карамастан, мәрхүмне соңгы юлга озатканчы ярдәм күрсәтә. Авылдагы һәр өлкән кешенең, бигрәк тә ялгыз әбиләрнең тормыш-көнкүреше белән гел кызыксынып тора, ярдәм итәргә тырыша. Шундый булганың өчен рәхмәт сиңа, Илфат энем!"
Фәния РӘШИТОВА - мәктәп директоры: "18 ел директор булып эшләү дәверендә Илфат Галиевич - минем иң зур киңәшчем, ярдәмчем ул. Һәр иртәне мәктәпнең хәлен белүдән башлый. Бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый. Укучыларыбызга үзенең үтемле киңәшләрен җиткерә. Аның инициативасы белән башланган олимпиада, конкурсларда җиңүче балаларны Сабан туенда котлап, бүләк тапшыру традициясе безнең авылда гынадыр, мөгаен. Мәктәп урамын яхшы юллы, мәктәбебезне газлы итүдә Илфат Галиевич башлап йөрүче булды. Авыл башлыгы нинди булырга тиеш дисәләр, бер арттырусыз безнең Рамазанов кебек дияр идем".
Фаягөл ӘХМӘТШИНА - хезмәт ветераны: "Илфат гомере буе колхозда бил бөккән гади авыл кешесенең кадерен белә һәм хөрмәт итә. Лаеклы ялга китүче гади хезмәт кешесен авыл Мәдәният йортында зурлап пенсиягә озату безнең авылда гына калгандыр инде хәзер. Үзе дә гомере буе ат урынына эшләде, башкаларны да эшләтә белде. Мин бу сүзләремне аның юбилеенда гына түгел, җае чыккан саен кабатлыйм. Президентның Рәхмәт хатына да, мактаулы исемнәргә дә ул фәкать үз тырышлыгы, намуслы хезмәте белән лаек булды".
Әле күптән түгел "ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнгән Илфат Рамазановка киләчәктә дә әнә шулай авылдашларына кирәк булып, алар мәнфәгатьләрен кайгыртып, туган төбәген яшәтү өчен матур эшләр башкарырга язсын әле.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев