Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аның җыры дәвам итә

Һәлаткә юлыгыр алдыннан өч көн рәттән гаиләсен Раил абыйларына кунакка алып бара ул. Фаҗигагә 15 минут кала: "Абыкай, мин сине бик яратам", - дип SMS юллый. Соңгы минутларында уллары руль артында утырган әтиләренең: "Ий, улларым, дөнья шундый матур бит", - дигән сүзләрен генә ишетеп калалар. Көчек авылында гомер кичергән, уллары...

Һәлаткә юлыгыр алдыннан өч көн рәттән гаиләсен Раил абыйларына кунакка алып бара ул. Фаҗигагә 15 минут кала: "Абыкай, мин сине бик яратам", - дип SMS юллый. Соңгы минутларында уллары руль артында утырган әтиләренең: "Ий, улларым, дөнья шундый матур бит", - дигән сүзләрен генә ишетеп калалар. Көчек авылында гомер кичергән, уллары Рөстәм белән Дәнифне Зәйдән Җәлилгә хоккей ярышына алып барган чакта юл һәлакәтенә юлыккан Рәүфән ГАЛИУЛЛИНның вафатына - 40 көн.
"Кеше китә - җыры кала", дибез. Ә бит "җыр" дигән сүзгә барысы да керә: эшләгән гамәлләр дә, чынга ашмаган хыяллар да, якты дөньяда калган сөекле әти-әни, тормыш иптәше, балалар, якыннар, туганнар, хезмәттәшләр, авылдашлар да... 39 яшендә генә булса да, Рәүфәннең дә бу тормышта үз юлы, үз җыры бар иде. Ни кызганыч, иртә өзелде аның җыры. Тик моңы күңелләрдә калды. Шушы моң үзәкләрне өзә бүген. Өзеп кенә калмый, якты сүзләр булып түгелә...
Дилүс ГАТАУЛЛИН - авылдашы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: "Рәүфәнне чын җир улы дип атарга була иде. Пай җирләре бирелә башлагач, беренчеләрдән булып үз җирләрен алып эшкәртә башлаучы, абзар тутырып мал асраучы да ул булды. Хуҗалыкларындагы бар эшне абыйсы гаиләсе, әти-әнисе белән бергәләп башкаруына барлык авылдашлар соклана иде. Галиуллиннар өчен "монысы - синеке, монысы - минеке" дигән төшенчә ят булды, бергәләп эшләделәр, бергәләп ял итә белделәр. Улларын да кечкенәдән хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырышты.
Хуҗалыгын башкалар үрнәк алырдый итеп корган, гаиләсе өчен ышанычлы терәк булган, авылдашларга ярдәм итәргә ашкынып торган Рәүфәнне яши-яши сагынырбыз әле без...".
Раил ГАЛИУЛЛИН - абыйсы: "Энем үлгәч, кулдан эш төште. Вафатына 40 көн булса да, бу югалтуга күңел һаман ышанып бетми. Көненә 10ар тапкыр шалтыратып, көн саен очрашып торган энемнең көр тавышын ишетәсем, көләч йөзен күрәсем килә. Ишектән килеп керер дә: "Нихәл, абый", - дип кулын сузар кебек тоела. Миннән кечерәк булса да, олы киңәшчем иде ул. Аның зирәклегенә, тирән фикер йөртә белү сәләтенә һәрчак сокландым. Һәлакәткә очрар алдыннан өч көн рәттән гаиләләре белән безгә килделәр. Рәхәтләнеп сөйләшсәк, аралашсак та, күпме әйтелмәгән сүзләр калган икән. Шушы сүзләрне һәр кич күңелемнән барлыйм да, энемә дога кылам. Аллаһы Тәгаләдән "Урынын җәннәттә ит", дип сорыйм.
Энем тормышны, гаиләсен, улларын өзелеп яратты. Шуңа күрә сөекле уллары Рөстәм һәм Дәнифне аякка бастыруда киленебез Фәридәгә ярдәм итүне изге бурычым дип саныйм. Ышанам: килер бер көн, энем Рәүфәннең тракторында аның газиз уллары басу-кырларны иңләр...".
Илгизәр ХАЛИКОВ - район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы: "Рәүфән елдан артык Көчек ветеринария участогы мөдире булып эшләде. Шул кыска гына вакыт эчендә дә ул хезмәт күрсәткән алты авыл халкы аны үз итәргә өлгерде. Малы чирләп тәүлекнең кайсы гына вакытында мөрәҗәгать итсәләр дә, ярдәмгә ашыкты ул. Ветеринария чараларын да вакытында, олы җаваплылык тоеп башкарды. Берләшмәбезгә ул елмаеп килеп кергәч, ничектер бүлмәләр яктырып киткәндәй була иде. Рәүфән бик авыр холыклы кеше белән дә уртак тел таба белде. Ә аның бәйрәмнәрдә ничек күңел ачканын күрсәгез иде?! Андыйлар хакында, гадәттә, "душа компании", диләр. Рәхәтләнеп бии, җырлый, аннан кулына гармун ала. Рәүфән булган җирдә бер генә кеше дә боегып утырмый иде. Тормышның уртасында кайнаган, һәр мизгелдән тәм табып яши белгән шундый асыл ир-егетнең, менә дигән белгечнең арабыздан вакытсыз китүе - безнең өчен бик зур югалту ул...".
Фәридә ГАЛИУЛЛИНА - тормыш иптәше: "Узган ел декабрьдә бергә яшәвебезгә 14 ел булды. Тик бу вакыт миңа хәзер 14 көн кебек тә тоелмый. Чөнки без бер-беребезне ярты сүздән аңлап, бик тату яшәдек. Рәүфән яхшы ир дә, улларыбызга менә дигән ата да була белде. Табын артына утырган саен "бик тәмле пешергәнсең, әнисе" дип мине үсендереп торган, улларыбызга дөрес тәрәбия бирүгә, аларны хоккей секциясенә Әгерҗегә йөртү өчен вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган кадерле кешебезне ничек юксынмыйсың инде?! Кичке табын - безнең гаилә өчен көндәлек эшләргә исәп-хисап ясау вакыты иде. Шул кыска гына вакыт эчендә Рәүфән көндәлек эшләрне барларга да, эшлиселәрен планлаштырырга да, балаларның укуы белән кызыксынырга да өлгерә иде. Һәр кич "ду" килеп балалар белән уйнарга да, шунда ук аларны тәрбияләп, иркәләп алырга да, бергәләп физик күнегүләр белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты ул. Шуңадыр, кич җиттеме, улларыбыз өзелеп юксына башлыйлар әтиләрен. Ә мин Ходайдан "алга таба яшәргә көч бир" дип ялварам. Чөнки берсе 4нче, икенчесе 7нче сыйныфта гына укучы улларыбызны аякка бастырырга кирәк бит...".
×××
Бу фикерләр язма башындагы "Рәүфәннең җыры иртәрәк өзелде" дигән сүзләрне тулысы белән инкарь итә. Аның җыры өзелмәгән, матур гамәлләрендә, изге эшләрендә, кеше күңелендә калдырган якты хатирәләрдә дәвам итә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев