Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Әтиемнең үләсен өч көн алдан, төшемдә күрдем»

Ул күргән төшләр һәрчак чынга аша

Кукмарада яшәүче блогер Регина Хәкимҗанова төш юрау сәләтенә ия. Үзе күргән төшләр дә һәрчак чынга аша. Тормышында нәрсә буласын ул алдан белеп тора. Үзе әйтүенчә, мондый сәләткә ия булу җиңел түгел.

– Регина, төшләреңнең чынга ашуына кайчан игътибар итә башладың?
– Мәктәптә укыганда ук күрә идем хикмәтле төшләрне. Контроль эштән соң төшемә биремнәрнең кайсы җирендә хата киткәнен күрсәтеп керә иде алар. Ул вакытта игътибар гына итмәдем. Кайбер төшләр турыдан-туры “әйтеп” керә, кайберләрен ребус кебек “чишәргә” кирәк. Театр училищесын тәмамлар адыннан, кайсы театрга эшкә алырлар икән, актриса була алырмынмы-юкмы дип уйланып-борчылып йөргән вакытымда бер төш күрдем. Төшемдә бер театрга бардым, әмма шунда ук аннан чыгып та киттем. Чынлыкта да ул театрда озак эшләмәдем, Кукмарага кайттым. Шул вакыйгадан соң гына төшләремә игътибар итә башладым, тик аларны беркемгә дә сөйләми идем.

– Икеләнгән вакытыңда төшләр җавап табарга булышамы?
– Нәрсәнедер хәл итәсе булганда, йокларга яткач ук шуны уйлап ятам һәм төшемдә җавап та табам. Моны белгән танышларым да төшлек куйдырырга сорап киләләр. Әмма бу бик җаваплы эш, чишелеше уңай булмый торган төшләрне җиткерү дә авыр. Үзем белән бәйле хәлләр алдыннан да керә авыр төшләр. Икенче тапкыр әни булырга җыенганда, төшемдә бер тавыш ишетәм, балага узасың, тик аңа җан керер алдыннан начар хәбәр ишетәчәксең, диделәр. УЗИга барыр алдыннан балаң үлгән, диделәр. Аннары тагын бер төшемдә, бу юлы да балаң үлә, дигән тавыш ишеттем. Чынлыкта да шулай булды. Соңрак, Аллаһка шөкер, улым да, кызым да туды. Бүген өч бала үстерәбез.

– Әтиеңнең үләсен дә алдан күргәнсең икән...
– Әтинең үлеменә өч көн кала керде ул төш. Төшемдә әти үлгән дип елыйм икән. Нәкъ шулай булды да. Алдан шундый төшләр кергәч бик авыр. Күзгә берничә тапкыр операция була икән дип күрдем, хәзердән үк беренче операция уңышсыз булыр ахры дип борчылам.

– Гыйбрәт итеп сөйләрлек төшләр дә керәдер.
– Андыйлар да бар. Бервакыт йөри алмыйча урын өстенә калган бер кешенең якыннары килеп, төшлек куйдырырга сорады. Төшемдә чынлап та җавап килде. Ул кешедән, верандагызны сүткәндә, сыер тояклары чыкмадымы дип сорадым. Әйе, диде. Икенче юлы төшемдә дәвамын күрдем. Яшь вакытында ул кешедән көнләшеп, зәңгәр күзле, кара озын чәчле бер дусты бозым куйган булып чыкты. Шуны әйткәч, күпмедер вакыттан соң, әниебез искә төшерде, андый кеше чынлап та булган, диделәр. Өшкереп дәвалангач, ул апа кабат үз аякларында йөри башлаган. 

– Начарлары гына түгел, матур төшләр дә күрәсеңдер?
– Мәдрәсәдә укыганда төшемдә җәннәтне күрдем. Без берничә кеше ап-ак киемнән җәннәт буйлап экскурсиядә йөрибез икән. Андагы матурлыкны, рәхәтлекне сөйләп бетереп булмый. Азан, сүрәләр укыган тавышлар яңгырап тора. Яшел чирәм өстендә зур шакмак биналар икән. Шуның берсенең диварлары белән түшәме җиләктән генә тора. Өзеп алып капкач, шуның урынына икенче җиләк үсеп чыга. Хикмәт инде менә! Икенче бинаның диварлары чәчәкләрдән генә тора. Тагын бер бинаның диварларына алтын хәрефләр белән сүрәләр язылган. Чишмәдән бик тәмле су алып эчтек. Ул җирдән дә, таудан да түгел, һавадан төшә. Бер тапкыр да күрмәгән һәм ашап карамаган әллә нинди җиләк-җимешләр үсеп утыра анда. Читтәрәк бер үтәкүренмәле капка янында чиратка баскан кешеләр тора. Бу капкалар ачылып, кешеләр шуннан керәчәкләр, диделәр безгә.

– Төш юрау сәләтеңне белгертеп кергән төшләр булмадымы соң?
– Беренче кызым белән декрет ялында утырганда, мәдрәсәдә укыдым. Шул вакытта төшемдә ак чәчәкләр түшәлгән болында йөрим икән. Биегрәк урынга менеп бастым да кемдер арттан җилкәмнән тотып алды. Кем икәнен борылып карый алмыйм. Шунда ул миңа Рәзинә дип эндәште дә колагыма “Аятел-көрси” укып, йортыңның бусагасыннан чынлап та ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне генә керт, диде. Нишләп миңа шундый сәләт бирелде дип сорагач, сабый вакытыңда бик күп авырлыклар күрдең, шуның өчен бирелгән бу нигъмәтне дөрес куллан, диде.

– Ә нишләп Рәзинә дип эндәште икән. Исемең Регина бит?
– Рәзинә – минем беренче исемем һәм мин тәрбиягә алынган бала. Әти белән әнием тәрбиягә алгач, Регина дип исем кушканнар. Алар мине 2,5 яшемнән бирле тәрбияләп үстерде. Алты айлык вакытымда тудырган анам, ачтан үлсен дип, өстемнән бикләп чыгып киткән. Күршеләр ишекне ватып кереп кенә коткарганнар. Шуннан туганнарымның әле берсендә, әле икенчесендә йөреп, берсенә дә кирәкмәгәнмен. Тәрбияләп үстергән әти-әниемә бик зур рәхмәт, алар мине тәрбияләп кеше итте.
Дилбәр Гарифуллина, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев