Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Авылыбызның ямен алып киттең, Булат

Май ахырында 21 яшьлек авылдашыбыз Булат ДАУТОВның фаҗигале төстә гомере өзелде. Бу язмабыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Булат, безнең арадан китүеңә дә кырык көн була икән инде. Әмма туган авылыңны гына түгел, бөтен тирә-юньне тетрәндергән үлемең һаман йөрәкне тырнап тора. Чәчәк кебек гомереңнең өзелүе бик кызганыч. Әниең...

Май ахырында 21 яшьлек авылдашыбыз Булат ДАУТОВның фаҗигале төстә гомере өзелде. Бу язмабыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Булат, безнең арадан китүеңә дә кырык көн була икән инде. Әмма туган авылыңны гына түгел, бөтен тирә-юньне тетрәндергән үлемең һаман йөрәкне тырнап тора. Чәчәк кебек гомереңнең өзелүе бик кызганыч. Әниең Римага терәк, апаларың Лилия һәм Гөлиягә яраткан энекәш булып яшәргә дә яшәргә иде бит әле сиңа. Туганнарың, дусларың, авылдашларың бик-бик юксына үзеңне, Булат. Әнә, сине искә алу кичәсенә дә никадәр дусларың килгән...

Урамда нәкъ сине җирләп кайткан көннең кичен искә төшереп яңгыр болытлары яшь түгәргә җыена. Җил дә, Мәдәният йорты янында үсеп утыручы, әле кәүсәләре ныгып та җитмәгән каеннарны төбе-тамыры белән йолкып алырга теләгәндәй, төрле якка бөгә-сыга. Һәрвакыт шаулап- гөрләп торган Мәдәният йорты гына бу кичтә тынып калган, дусларыңның йөзләре дә моңсу. Экраннан күрсәтелүче елмаеп төшкән фотосурәтләрең дә бу моңсулыкны киметми, киресенчә, көчәйтә генә. Беркемгә дә: "Булат турында ни әйтә аласыз?" дигән сорауны биреп торырга кирәкми. Һәркем, үз чиратын белеп, тыныч кына, яшь аралаш үз сүзен, фикерен әйтә. Күңел әрни, ирексездән күз яшьләре тама. Әнә, күрше Динар абыеңның улы Данис. 12 генә яшь әле аңа. Әмма ул да бу фаҗигане бөтен йөрәге белән кичерә:

- Капка төбенә чыксам, Булат абый: "Нихәл, күрше, хәлләрең ничек? Укулар ничек бара?" дип сорый иде. Ул шаяртырга бик яратты. Кәеф булмаган чакларда Булат абыйны очратсам шунда ук күңел күтәрелеп китә иде... Булат абый урамыбызның ямен алып китте, - ди Данис.

Әби-бабасы белән генә үскән Ринас Галләмов синең иң якын дустың иде. Ике яшендә әбисе җитәкләп сезгә алып килгән булган аны. Һәм шуннан бирле абыйлы-энеле кебек яшәгәнсез.

- Мин хәрби хезмәттә вакытта Булат дустым әбиемнең хәлен гел белешеп торды. Әле 1 Майда әбиемне карга боткасы белән дә сыйлаган, - дип искә алып куйды Ринас.

Әти-әниең, ике апаң ышыгында үскән иркә малай булсаң да, гаиләдә әниеңнең төп таянычы идең бит син, Булат. Әтиең вафатыннан соң, Чаллыдагы эш урыныңны калдырып, әниең янына яшәргә кайттың.

- Егетләр, мин авылга кайтам, әнкәйнең ялгызына гына тормыш алып баруы авыр. Бәлки бераз җайлангач, кире әйләнеп килермен дә әле, - диде ул бер кичтә. Илназ белән минем дә аннан каласы килмәде. - Бу - сыйныфташың Илмир Муллахмәтов сүзләре.

Авылга кайткач та мегафермага эшкә урнаштың. Анда да тиз арада якын, үз иттеләр сине. Искә алу кичәсенә Тирсәдән, Наҗардан да дусларың килгән иде. Алар да бик ярдәмчел, кешелекле булуыңны әйттеләр. "Берәр җирдә машина ватылып туктап калсаң, Булатка бер шалтыратуда кырык эшен кырык якка ташлап килеп җитә иде, - дип искә алдылар алар.

Үзеңнән зуррак яшьтәгеләр белән дә уртак тел таба белә идең, Булат. Синнән 2-3 яшькә өлкәнрәк Руслан Муллахмәтовның: "Нинди генә хәлдә калсак та бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итешеп яшик", - дип сүз биреп куйган идек, шулай булды да, - дип әйтүе нәкъ менә шуны раслый да инде.

Үзең бераз чаярак, тормышка карашың җиңелрәк булса да, ярдәмчел, дуслыкның кадерен белә идең. Әнә, кызлар Айзилә Сөләйманова, Регина Галиуллина да:

- Һәрвакыт машина руле артында булган Булат абый барасы-кайтасы җиребез булса, бервакытта да калдырып китми, якын дуслар булмасак та, очрашканда туктап хәлләрне сораша иде, - дип искә алдылар.

Сыйныфташың Ирек Салихов, эштә булу сәбәпле, кичәгә кайта алмады, ә аның сеңлесе Илүзә сине абыйсы кебек якын итүен әйтте.

Иң соңгы булып саубуллашкан дустың Илмир Галиевка, гадәттәгечә, "пока, братан" дип кузгалып киткәндә бу очрашу икегез өчен дә соңгысы булыр дип уйламагансыздыр. Аңа да, фаҗигагә очраганда яныңда булган Илназ Фәрраховка да бу көнне искә төшерүе башкаларга караганда да авыррак. Ә иң авыры, иң үзәккә үткәне әниеңә, туганнарыңа. Ходай аларга сабырлыкның иң-иң зурысын бирсен.

Йөрәктән чыкканны йөрәккә үткәрердәй итеп үз фикерләрен әйтте дусларың. Кемнәрнеңдер, әйтәсе сүзләре күз яшьләренә уралып, күңелдә калды. Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногоманов та сине җылы сүзләр белән генә искә алды һәм:

- Әти-әниләргә бала хәсрәте күрергә язмасын. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын. Юлларда сак булыйк. Моны һәрберегез дә истә тотсын иде, -диде сөйләшүләргә йомгак ясап.

Күңелләрдә озак сакланырсың әле син, Булат. Дусларың да һәр елны июньнең соңгы шимбәсен сине искә алу өчен җыелырга сүз бирделәр.

...Юл буена - син фаҗигагә очраган урынга иптәшләрең истәлек ташы яздырып куйганнар. Ямь-яшел агачлар ышыгында утырган бу ап-ак һәйкәл-таш та сине искә төшерә һәм: "Зинһар, юлларда сак була күрегез. Өйдә сезне якыннарыгыз көтә" дип кисәтә сыман...

Рәсимә ГАЛИЕВА, Розалия КӘРИМОВА.

Яңавыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев