Без әнкәйнең биш шатлыгы идек
Яраткан язучыбыз Роберт Миңнуллин бу җырга сүзләрне, әйтерсең, безне дә күз алдында тотып язган. Мин аны гаилә бәйрәмнәрендә җырларга бик яратам һәм башкарган саен күзләремә яшь тула. ..Әтиебез Рәшит үлгәндә, олы апабыз Әлфия алтынчы сыйныфта, мин дүртенчедә, сеңлем Фәймә өченчедә укый, кече сеңлебез Фәйрүзә укырга кермәгән, ә энебез Рафис яңа...
Яраткан язучыбыз Роберт Миңнуллин бу җырга сүзләрне, әйтерсең, безне дә күз алдында тотып язган. Мин аны гаилә бәйрәмнәрендә җырларга бик яратам һәм башкарган саен күзләремә яшь тула.
..Әтиебез Рәшит үлгәндә, олы апабыз Әлфия алтынчы сыйныфта, мин дүртенчедә, сеңлем Фәймә өченчедә укый, кече сеңлебез Фәйрүзә укырга кермәгән, ә энебез Рафис яңа туган гына иде әле. Үзе дә ятимлектә үскән әниебез Мәфтуха Закирова әлеге зур югалтуны ничек кичергәндер, тик безгә бервакытта да күз яшьләрен күрсәтмәде. Шулай да авыр язмышы турында сөйләгәннәрен исемә төшерсәм, әле дә йөрәктән кан тама.
"Бервакыт әниебез бик каты авырып китте. Өйдә авызга алырдай бер ризык та юк. "Бер сынык ипи капсам, бәлки, терелер идем, балакайларым" дип без - өч баласын туган авылым Биектауның өч урамына хәер сорашырга чыгарып җибәрде. Бик ярдәмчел иде авылдашларым. Кулыма ипи тотып, кош тоткандай өйгә йөгереп кайтканым - әле дә хәтердә" дигәне аеруча истә калган.
Үзе менә шулай бик авырлыкта үссә дә, Тирсәгә килен булып төшкән әниебез әти үлгәннән соң без ач-ялангач булмасын өчен җан-фәрманга тырышты. Балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Эштән кайткач та мең төрле эш башкарырга өлгерә иде. Яз җиттеме, кешедән кешегә өй юарга йөрде. Тәбәнәк кенә гәүдәле әниемнең кечкенә генә кулларының юан йорт бүрәнәләрен ышкырга ничек көче җиткәндер - хәзер дә шаккатам. Моның өстенә, көненә ничәшәр ипи пешерә иде икән?! Безне ашатыр өчен генә түгел, сатар өчен дә пешерде. Яңа пешкән ипиләрне капчыкларга салып, көянтәгә асып көн саен кибеткә илтүе - әле дә күз алдымда. Соңрак сату өчен камыр ризыклары, чәкчәк пешерә башлады. Ул заманда әниебез авылда бердәнбер оста чәкчәк пешерүче булгач, аны гел туйларга әзерләнергә чакыралар иде. Шуларны уйлыйм да исем китә: без атнага бер тапкыр мич ашы пешереп алҗыйбыз, ә ул көненә ничә тапкыр кызу мич янында кайнаган бит!
Тормыш итү ничек кенә кыен булмасын, әни безне бервакытта да ормады-сукмады, авыр сүз әйтмәде. Башкаларның рәнҗетүеннән дә саклады. Тик без гомер буе аның күз карашыннан куркып яшәдек, бер каршы сүз дә әйткәнебез булмады.
...Картлык көннәре рәхәттә узды әнинең. Һәр баласының эшле һәм ашлы булуына сөенми калмагандыр ул. Төпчек энебез Рафис һәм киленебез Гөлчәчәк бик хөрмәтләп тәрбияләделәр аны. Соңгы көненә кадәр һәркайсыбыз турында кайгыртты, бер генә көн хәбәрләшми торсак та ачуланды. Хәзер дә кайчак кулыма телефонны алам да әнинең номерын җыясы, аның белән элеккеге кебек рәхәтләнеп аралашасым килә. Тик әниебез юк шул инде. Сагынып сөйләргә, сагынып җырларга гына калды:
Онытмабыз, әнкәй, сине мәңге,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә...
Фәния ЗАРИФУЛЛИНА.
Ижау-Тирсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев