Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Биектауда яшәүче Мөршидә әбигә – 90 яшь

Биектауда яшәүче Мөршидә әби Әскарова бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов һәм Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котладылар. Мөршидә әби Ижауда туган, гомер Иж-Бәйкидә узган, хәзерге вакытта кызы Розалия тәрбиясендә Биектауда яши. - Әти-әниләрем Ижауга яшәргә киткән...

Биектауда яшәүче Мөршидә әби Әскарова бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов һәм Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котладылар. Мөршидә әби Ижауда туган, гомер Иж-Бәйкидә узган, хәзерге вакытта кызы Розалия тәрбиясендә Биектауда яши.

- Әти-әниләрем Ижауга яшәргә киткән булганнар, тик 1938 елда авылга кайттык. Сугыш вакытында ачлыктан безне авыл гына коткарды, - дип искә ала ул балачагын. Бүгенге тормышы кадер-хөрмәттә уза аның. Туган көнендә дә якыннары, туганнары җыелган иде.

- Биш бала дөньяга китердем, шуның дүртесен тиф авыруы мәңгелеккә алып китте. Мин шул балаларымның да гомерен яши торганмындыр инде, - диде Мөршидә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев