Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Читтә яшәүче якташлар районыбызның туксан еллык юбилее уңаеннан котлыйлар

Рәүзил ХАҖИЕВ - "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры: - Хезмәтем буенча бик күп чит илләрдә булырга туры килә. Алардагы матурлыкка сокланып йөрсәм дә, күңелгә иң якыны, кадерлесе - үзебезнең Әгерҗе төбәге, туган авылым Яңа Акхуҗада кендек каным тамган ата-бабам нигезе. Аз гына вакытым булса да, туган якка кайтып килергә тырышам....

Рәүзил ХАҖИЕВ - "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры:

- Хезмәтем буенча бик күп чит илләрдә булырга туры килә. Алардагы матурлыкка сокланып йөрсәм дә, күңелгә иң якыны, кадерлесе - үзебезнең Әгерҗе төбәге, туган авылым Яңа Акхуҗада кендек каным тамган ата-бабам нигезе. Аз гына вакытым булса да, туган якка кайтып килергә тырышам. Удмуртия авылларын узып, Әгерҗе җиренә керү белән күңелгә аңлатып бирә алмастай ниндидер рәхәтлек иңә. Үзебезнең татар авыллары аша узганда нурлы, матур йортларга карап шатланам. Шул ук вакытта тәрәзәсе кадакланган, ишегалдын алабута баскан йортларны күреп йөрәк әрни. Авылларыбыз картая... Сер түгел, эше булмаган авылда яшьләр нишләсен? Тик калага киткән якташлар кадерле кешеләре вафатыннан соң да ата-ана нигезен кадерләп сакласыннар, кайтып йөрсеннәр иде. Шөкер, районыбыз юллары хәзер әйбәт, һәр йортта - газ, су. Кайберәүләрнең шәһәрдәге исерекләргә авылдагы йортларын сатып, туган нигезләрен кадерсезләүләренә йөрәк әрни. Мактанып әйтүем түгел, без, читкә таралышкан биш бертуган, әти-әни нигезен таркатмый саклыйбыз. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә барыбыз бергә туган йортта очрашудан да рәхәтрәк нәрсә бар икән?! Олыгая барган саен туган як сагындыра икән. Бу купшы сүзләр генә түгел. Шәһәр ыгы-зыгысыннан соң авылым урамнарын әйләнеп, авылдашлар белән сөйләшеп килгәч, искиткеч рәхәтлек, көч, дәрт алам.

Әгерҗе районының туксан еллык юбилее уңаеннан "Әгерҗе хәбәрләре"н укучыларны Казандагы якташлар җәмгыяте исеменнән кайнар котлыйм. Туган төбәгебезне үстерүгә, баетуга заманында зур өлеш керткән аксакал ветераннарыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Аларга алмашка тырыш, тәвәккәл яшьләр туган нигезләрен саклап калса, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне яшәтүче авылларыбыз яшәр.

Бу юбилей - Әгерҗе төбәгеннән чыккан һәрберебезнең бәйрәме. Ул туган ягы белән горурланып читтә яшәүче әгерҗелеләрне тагын да берләштерсен, аның үсеше өчен һәрберебез үзеннән өлеш кертсен иде.

Илһам ФӘРРАХОВ - Сарапулдагы "Электр генераторлары заводы - АВТО" җәмгыяте директоры; шәһәр Думасы депутаты:

- Шөкер, туган авылым Мордывыйда әти-әни исән булгач, бик еш кайтып йөрибез. Кайткан саен Әгерҗенең үсүенә сокланып туялмыйм. Шәһәрне ямьсезләп торган узган гасыр бараклары тарихка гына калып бара. Дөресен әйтим, Сарапул яңа йортлар төзелеше буенча Әгерҗедән шактый калыша. Гел бараклардан гына торган юлсыз Ометов урамы, гомумән, танырлык түгел хәзер. Матур йортлар, электр челтәренең яңа бинасы әллә кайдан балкып торалар. Шунда ук бассейнлы спорт комплексы төзелешенең нинди кызу темплар белән баруын кайткан саен карап китәм. Әгерҗенең Иж-Бубый ягына таба буп-буш басуларында мәһабәт йортлар калкып чыгуын күреп тә якташларым өчен сөенәм. Тимерьюлчылар шәһәре буларак танылган Әгерҗе шәһәренең, әнә шулай, елдан-ел үсүе читтәге якташлар өчен дә зур сөенеч.

Барыгызны да Әгерҗе районының олы юбилее белән тәбрикләп, туган төбәгебезнең тагын да чәчәк атуын телим.

Ләйсән ШӘРИФУЛЛИНА - озак еллар Казанда "Мәгариф" нәшриятында бүлек мөхәррире булган якташыбыз:

- Туган авылым Салагыштан чыгып киткәнемә дә 34 ел узган. Әмма җырларда җырланган Салагыш онытыламы соң инде?! Әтием Гайсә озак еллар колхоз рәисе булып эшләгәндә авылыбызның гөрләп торган чагы булган икән. Колхозлар таркала башлагач, әтием дә каты авырып китте. Хастаханәдә ятканда колхозларны бетерүләренә ничек борчылуын белсәгез иде... Шул чагында әйткән сүзе бүген дә исемдә: "Салагышны күршебез Мәсгуть абаң саклап калса гына инде. Бөтен өметем анда", диде ул. Күрше механизатор абыйның уллары бәләкәй иде әле ул чакта. Әтиемнең сүзләре хак булды бит. Нәкъ менә Мәсгуть абый һәм аның әтиләре кебек тынгысыз, авыл өчен җан атып яшәүче, алны-ялны белми эшләүче уңган-булган уллары Марат, Мансур сүнеп бара торган авылыбызга яшәү дәрте өстәделәр. Авылдашларны эшле дә, ашлы да иттеләр бу фермер егетләр. Мансурның авыл җирлеге башлыгы булуына салагышлылар гына түгел, без - читтә яшәүче авылдашлар да кайткан саен сөенеп китәбез. Авылыбыз мондый егетләр кулында булганда Салагыш яши әле!

Туксан яшьлек юбилеена килеп җиткән районыбызның һәр авылын менә шундый чын ир-егетләр үз кулына алсын иде.

Бәйрәмең белән, туган Әгерҗебез! Кош балалары кебек читләргә таралышкан ул-кызларың сине һәрчак сагынып кайтырлар, син бары безне көт кенә!

Якташлар белән Рәмзия ЗАРИПОВА аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев