Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Чыгарылыш сыйныф укучыларын проектта катнашырга көтәләр

Татарстан Хөкүмәте учреждение һәм оешмаларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Яшь белгечләрне педагогик һөнәргә җәлеп итү максатыннан өч ел рәттән "Студентларга стипендия белән ярдәм итү" проекты уңышлы эшли. Бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында әлеге проектта катнашучы сигез чыгарылыш сыйныф укучысы белем ала. Алар арасында булачак математика...

Татарстан Хөкүмәте учреждение һәм оешмаларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Яшь белгечләрне педагогик һөнәргә җәлеп итү максатыннан өч ел рәттән "Студентларга стипендия белән ярдәм итү" проекты уңышлы эшли.

Бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында әлеге проектта катнашучы сигез чыгарылыш сыйныф укучысы белем ала. Алар арасында булачак математика һәм физика, биология һәм химия, башлангыч сыйныфлар, татар теле укытучылары бар. Алар барысы да актив, иҗади. Без бу яшьләргә зур өметләр баглыйбыз. Ел саен 3нче шәһәр, Сарсак-Омга лицее, Исәнбай, Тирсә, Красный бор, Кичкетаң мәктәпләре укучылары башта үзләрен проектның муниципаль, аннан республика этапларында сыныйлар.

Исәнбай мәктәбе елның-елында укытучылар әзерли. Әлеге мәктәпне тәмамлаучылар районыбызның, төбәгебезнең күп кенә мәктәпләрендә хезмәт куялар.

Быел әлеге мәктәпне тәмамлаган ике укучы КФУның Алабуга филиалына укырга керде һәм әлеге проект кысаларында математика, физика юнәлешләрендә уңышлы белем ала. Болар - Рамис Газизов һәм Илнур Хәкимов. Әти-әниләре, укытучылары әйтүенчә, егетләр шушы юлны сайлауларына бик канәгать. Семестр нәтиҗәләре буенча алар иң яхшы студентлардан саналалар. Без егетләребез белән горурланабыз. Гомумән алганда, алар укыган чорда без проект буенча укучы студентлар белән даими элемтәдә торабыз һәм аларның уңышларын күзәтеп барабыз.

Һөнәр сайлау буенча эш мәктәптә үк башлана. Бу яклап бик күп нәрсә сыйныф җитәкчеләренә дә бәйле. Чөнки нәкъ менә алар укучыларының сәләтен, мөмкинлекләрен бик яхшы күзаллыйлар. Балалар төрле, әмма һәр сыйныфта да укытучы һөнәрен сайларга сәләтлеләре булмый калмый.

Укучы, югары уку йортын тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайта икән, бу бит - бик зур сөенеч. Исәнбай мәктәбеннән Фәнил Симаков, 3нче мәктәптән Лариса Суровцева, Сарсак-Омгадан Лидия Панфилова, үз укучыларын педагогик уку йортларына әзерләүгә зур игътибар биреп, үзләренә алмашчылар әзерлиләр.

Булачак мөгаллимнәр! Мәгариф идарәсе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге проектта катнашу буенча муниципаль сайлап алу этабы башлануын хәбәр итә. Сайлап алу туры декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Югары уку йортына әлеге проект кысаларында укырга кергән очракта студент ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Укучы туган районына эшкә кайтырга һәм билгеле бер мәктәптә биш ел эшләргә тиеш була.

Әлеге проектта катнашуга кагылышлы сораулар белән мәгариф идарәсенең 15нче кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 24373, 89061185651. Без сезне көтәбез!

Белешмә:

"Студентларга стипендия белән ярдәм итү" проектында катнашу өчен иң төп шартларның берсе - БДИ буенча һәр фәннән кимендә 75 балл җыю.

Гөлнара ЗУДОВА,

юридик һәм кадрлар бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев