Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ә син алиментыңны түләдеңме?

Әгерҗе районында суд карары буенча алимент түләргә бурычлы граҗданнарның яртысыннан артыгы алимент түләргә теләми. Суд приставларының район бүлекчәсендә алиментлар эзләү буенча 343 башкару эше бар. Бу - шуның кадәр райондашыбыз газиз баласына алимент түләүдән качып йөри дигән сүз. Күпләр эшләмәсәң яки хезмәт хакын конвертта гына алсаң, алимент түләмәсәң дә була...


Әгерҗе районында суд карары буенча алимент түләргә бурычлы граҗданнарның яртысыннан артыгы алимент түләргә теләми.
Суд приставларының район бүлекчәсендә алиментлар эзләү буенча 343 башкару эше бар. Бу - шуның кадәр райондашыбыз газиз баласына алимент түләүдән качып йөри дигән сүз.
Күпләр эшләмәсәң яки хезмәт хакын конвертта гына алсаң, алимент түләмәсәң дә була дигән ялгыш фикер белән яши. Ничек кенә булса да сез балагызга алимент түләргә бурычлы. Эшләмәгән очракта да Россиядәге уртача хезмәт хакына нигезләнеп, сезгә ай саен бурыч өстәлеп барыла. Ә уртача хезмәт хакы бүген 30000 сум. Эшләмәгән очракта мин ничек алимент түлим дип ризасызлык белдерүчеләр дә еш очрый. Ә бала ничек яшәргә тиеш соң? Ни кызганыч, алименттан качып йөрүчеләр бу турыда уйлап та карамыйлар.
Еш кына кайберәүләр банкта счет ачып, алиментны шунда күчереп барырга телиләр. Әйе, мондый счет ачарга була. Ләкин банк счетына күчергән акча алимент буенча бурычыгызны каплауга исәпләнмәячәк. Чөнки суд карарында алимент алучы бик ачык итеп билгеләнгән. Ай саен 100 сум алимент түләүчеләр еш кына үзләрен бурычлы итеп санамыйлар. Мондый очракта да сез бурычлы граҗданин булып саналасыз һәм сезне алимент түләүдән качып йөрүче буларак җинаять җаваплылыгына тартачаклар.
Алимент түләргә бурычлы райондашлар! Гаиләгезне саклап кала алмасагыз да, сез тормыш бүләк иткән балагызга алимент түләргә тиеш икәнлегегезне онытмасагыз иде. Бүгенге тормышта баланы аякка бастыру өчен шактый чыгымнар кирәклеген барыгыз да беләсез. Балагызны пар канатлы итә алмагансыз икән, һичьюгы, аны матди яктан тәэмин итү ягын кайгыртыгыз. Улыгыз яки кызыгыз яшьтәшләре янәшәсендә кимсенеп йөрерлек булмасын. Бүген сабыегызга алимент түләүдән качып йөрсәгез, киләчәктә аның күзенә ничек карарсыз? Картлык сезне дә читләтеп үтмәс бит...
Любовь ИМАНОВА,
суд приставлары хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев