“Ел хәйриячесе“ бәйгесендә – Әгерҗе иганәчеләре
29 апрельдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Ел хәйриячесе - 2016" республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтлиләр. Безнең районнан әлеге тантанага район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә делегация бара. Аның составында Азевоның алтын йөрәкле эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ, игелекле гамәлләре белән туган авылы Иж-Бубыйны данлаучы Казан "Логистик" компаниясе генераль директоры Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВ, Вольный Трудтан...
29 апрельдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Ел хәйриячесе - 2016" республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтлиләр.

Безнең районнан әлеге тантанага район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә делегация бара. Аның составында Азевоның алтын йөрәкле эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ, игелекле гамәлләре белән туган авылы Иж-Бубыйны данлаучы Казан "Логистик" компаниясе генераль директоры Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВ, Вольный Трудтан 11 баланы үз канаты астына сыендырган мәрхәмәтле НАСЫЙРОВлар гаиләсе бар.
- Хәйриячеләр, ярдәм күрсәтүчеләр күп. Әмма бу хәйриячеләр - аерым ихтирамга лаек. Алар - үз юлларын тапкан эшмәкәрләр. Ягъни беркемгә дә бәйле түгел. Әмма үз көчләре белән тапкан малларыннан мохтаҗларга, ятимнәргә, тарихи объектларны саклау һәм башка шундый игелекле эшләргә өлеш чыгара беләләр һәм бу изге гамәлләрне эшчәнлекләренең беренче көннәреннән үк башкаралар, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, аларга олы рәхмәтен җиткереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев