Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе балалары сәламәт яшәү рәвешен сайлый + ФОТО

Бүген - Сәламәтлек көнендә район балалар китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм мәктәп яшендәге балалар арасында узган "Сәламәт булу бик яхшы" исемле рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясадылар. - Балаларның активлыгына шаккатык. Бәйгегә йөздән артык эш килде. Хәтта авыллардан катнашучылар да күп иде, - ди катапханәче Резидә Закирова. 50дән артык балага Рәхмәт хатлары...

Бүген - Сәламәтлек көнендә район балалар китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм мәктәп яшендәге балалар арасында узган "Сәламәт булу бик яхшы" исемле рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясадылар.

- Балаларның активлыгына шаккатык. Бәйгегә йөздән артык эш килде. Хәтта авыллардан катнашучылар да күп иде, - ди катапханәче Резидә Закирова.

50дән артык балага Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйгенең иганәчеләре - "Арт-лайф" компаниясе хезмәткәрләре Әлфия Мөстәхимова, Роза Мокроусова. Шулай ук мәрхәмәтле кешеләр Зөлфия Гобәйдуллина, Разиф Харисов, Ләйсән Гобәйдуллина, Эльза Миннәхмәтова катнашучыларга бүләкләр алырга ярдәм иттеләр.

Китапханә хезмәткәрләре балалар белән сәламәт яшәү рәвешен ничек алып бару турында сөйләштеләр, табышмаклар әйттеләр, мультфильм күрсәттеләр. Балалар үзләре җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмнән һәркем бүләкләр һәм шарлар белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев