Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе кешесе биш яшьлек кызны коткарган

Күрше Кече Пурга районының Столярово авылындагы буада суда бер хәрәкәтсез ятучы кызның гомерен әгерҗеле Алексей КУМАЕВ коткарып кала. Бу батыр ир-егет турында редакциягә аның дусты Айдар шалтыратып әйтте. "Алексей бик тыйнак, бу турыда сөйләмәс", дигәч без аның хатыны Наталья белән элемтәгә кердек. Кояшлы бер матур көнне Кумаевлар гаиләсе дә табигать...

Күрше Кече Пурга районының Столярово авылындагы буада суда бер хәрәкәтсез ятучы кызның гомерен әгерҗеле Алексей КУМАЕВ коткарып кала.

Бу батыр ир-егет турында редакциягә аның дусты Айдар шалтыратып әйтте. "Алексей бик тыйнак, бу турыда сөйләмәс", дигәч без аның хатыны Наталья белән элемтәгә кердек.

Кояшлы бер матур көнне Кумаевлар гаиләсе дә табигать кочагында уздырырга уйлый һәм алар әгерҗелеләргә яхшы таныш Столярово авылына юл тота.

- Без анда көндез бардык. Кеше дә күп түгел иде. Өч балабыз, дусларыбыз белән рәхәтләнеп су коенгач, Алексей шашлык кыздыра башлады. Аннан "тамак ялгаганчы тиз генә коенып чыгам", дип суга кереп китте. Бераздан яр буенда шау-шу купты. Алексейның бер кыз баланы күтәреп "Кемнең баласы бу?" дип кычкыра-кычкыра судан чыгуын күргәч, тизрәк ашыгыч ярдәм чакырттык. Шул арада Марсель исемле егет тә йөгереп килеп җитте һәм алар Алексей белән кызга беренче ярдәм күрсәтә башладылар...

Соңыннан Алексей безгә әлеге вакыйга турында болай дип сөйләде. Буаның эченәрәк йөзеп кергәндә ул кечкенә генә кызның берүзе булуына игътибар итә. "Ул кыз йөзгән дә кебек тоелмады, хәрәкәтләнгәне дә сизелмәде. Янынарак килгәч аның йөзләре зәңгәрләнгәненә игътибар иттем", - диде ул.

Яр буенда су сай булгач, кыз тирәнгә кереп китүен сизми калды микән әллә дип тә уйладык. Аны әнисе дә һәрвакыт күз уңында тоткан, югыйсә. Әмма кыз сулыш алалмыйдыр дигән уй беркемнең дә башына килмәгән. Ярый әле Алексей нәкъ шул минутта су коенган дип сөендек үзебез дә, - диде Наталья.

Әнә шулай, Алексейның сизгерлеге аркасында биш яшьлек кызның гомере саклап калына.

Сүз уңаеннан: Алексей 15 ел тимер юлда эшли. Шуның алты елында - электровоз машинисты вазифасында. Бик тиздән Алексей үзенең һөнәри бәйрәмен каршы алачак. Аңа эшендә уңышлар һәм гаилә бәхете телибез.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев