Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе районында иң озын гомерле кеше кем икәнен беләсезме

Әгерҗе районында иң озын гомерле кеше кем икән дигән сорау сезне дә кызыксындырадыр. Яңа ел алдыннан Әгерҗедә Энгельс урамында яшәүче Хәдичә әби янына юл тоттык. Ул - 104нче яше белән баручы, Әгерҗедә иң озын гомерле Ак әби. - И-и, балакайларым, бик озак яшәдем инде бу якты дөньяда. Кызым Гөлсирә, киявем...

Әгерҗе районында иң озын гомерле кеше кем икән дигән сорау сезне дә кызыксындырадыр. Яңа ел алдыннан Әгерҗедә Энгельс урамында яшәүче Хәдичә әби янына юл тоттык. Ул - 104нче яше белән баручы, Әгерҗедә иң озын гомерле Ак әби.
- И-и, балакайларым, бик озак яшәдем инде бу якты дөньяда. Кызым Гөлсирә, киявем Дилүс бик тәрбияләгәнгә шулай озын гомерледер инде мин. Бәләкәй баланы караган кебек карыйлар, иркә әби булып кына ятам хәзер. Бик тә берәр эш эшлисем килә дә бит. Ләкин дәрт бар, дәрман юк. Кая минем җир җимертеп эшләгән чакларым, - дип уфтанып та, шунда ук көлеп тә куйды Хәдичә әби.
Әлки районында гомер итеп, дүрт бала үстергән әбинең күргәннәре бер китап язарлык, әлбәттә. Үз гомерендә газап-михнәтләрне күп күрсә дә картлыгында кызы, кияве янәшәсендә тәрбиядә яшәвенә мең тапкыр шөкерана кыла ул. Соңгы елларда аяклары тыңламагач, урын өстендә генә ятса да, хәтеренең яхшылыгына исең китәр. 100 елдан артыкка сузылган гомер дәфтәреңең һәр битен яттан хәтерли әле ул.
"Авыртынмыйсыңмы соң, әбекәй?"- дип сорагач,
- Нишләптер әзрәк баш авыртыштыра инде кайчагында, - диде.
- Әни, гомумән, даруның ни икәнен белми. Башы авыртканда дару эчеп кара дисәм дә , кулын гына селти. "Агу эчертмәгез әле миңа", - ди. Бер елны Әлкидә бүлнистә ятканда да бер даруын да эчмәгән, сумка тутырып өйгә алып кайткан, - ди кызы.
Хәдичә әби Дилүс абыйны мактап туялмый.
- Минем кияү - "мировой"! Кайберәүләр картлыгында үз малайларыннан да мондый кадер-хөрмәт күрмидер. Кирәк чакта кулында да күтәреп йөртә ул, - дип киявенә иң изге теләкләрен теләде.
Иң озын гомерле әбине Яңа ел белән котлап, киләсе җәйдә 104 яшенә килергә вәгъдә биргәндә Хәдичә әби:
- И-и, мондый рәхәт тормышны ничек ташлап китәсең инде?! Әле 105 яшемә дә килерсез, - дип кунакка чакырып калды.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев